Мәдәни мохит
19 Августа , 09:20

Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы

18 августта Чакмагыш район мәдәният йорты һөнәри үсеш белән иҗатны берләштергән мөһим мәйданчыкка әверелде.

Иҗат – хезмәтнең беренче баскычыИҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы

Бу көнне безнең районга эш сәфәре белән Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фольклорчы-этнограф,  Республика халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча әйдәүче белгече Гөлгенә Вәлит кызы Баймурзина килде.

Ул районның мәдәният тармагы вәкилләре белән эчтәлекле очрашу уздырды, «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты: программаны тормышка ашыру механизмнары, район мәдәният учреждениеләре өчен актуаль таләпләр һәм перспективалар турында сөйләде.

Очрашу мәдәният өлкәдәсендә эшләүче белгечләребезгә  фикер алмашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булды.

Чара барышында район мәдәният йортында «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Халык уен коралларында уйнау сәнгате» дип аталган мастер-класс узды. «Идел» халык оркестры җитәкчесе Динә Хәсәнова кунаклар белән осталык серләрен уртаклашты. Талант иясе мандолинада көйләр башкару үзенчәлекләре турында сөйләде һәм уен осталыгын күрсәтте. Мастер-класста катнашучылар халык уен коралларының күптөрлелеге һәм аларның сәнгати мөмкинлекләре белән таныштылар, мандолинаның барлыкка килүенең мавыктыргыч тарихын һәм аның кабатланмас яңгыравының серләрен белделәр, уен техникасы буенча чын остадан һөнәри киңәшләр алдылар.

Гөлгенә Вәлит кызы  Баймурзина Динә Хәсәновага масте-класс һәм җылы иҗади очрашу өчен рәхмәтен белдерде.

Артабан чара Балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Биредә "Гаилә" федераль проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы" милли проекты кысаларында "Музыка чәчәкләре" дигән концерт узды.

Концерт программасы бик җентекләп уйланылган иде һәм тыңлаучыларга виртуоз башкарудан ләззәт алырга гына түгел, ә музыка сәнгате тарихына да кагылырга мөмкинлек бирде. Алып барылучылар чарада мавыгып музыка коралларының күптөрлелеге, аларның эволюциясе һәм мәдәни әһәмияте турында сөйләделәр.

Тамашачыларны Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының "Лада" ансамбле чыгышы да сөендерде.

Аларның яңгыраткан моңнары  тирән һәм көчле яңгырады, югары һөнәри осталыкны гына түгел, үз эшенә тирән бирелгәнлекне  дә күрсәтте. Музыка бүлегенең талантлы укучылары да алардан калышмады, яшь талантлар инде бүген үк музыкаль күк йөзендә якты йолдыз булып кабынырга торалар. "Дуслык" фольклор-хореография ансамбленең чыгышы кичәнең үзенчәлекле бизәге булды.

Мәртәбәле кунаклар шулай ук биредә урнаштырылган  милли костюмнар күргәзмәсен зур соклану белән карады. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айгөл Кудрявцева үткәргән мастер-класс та аларны битараф калдырмады. Гөлгенә Вәлит кызы  Баймурзина мастер-класста үзе дә катнашты һәм күннән беләзек ясады.

Аннары  «Пушкин картасы» федераль программасы, «Гаилә» милли проекты һәм Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган чара район үзәк китапханәсендә дәвам итте. Фольклорчы-этнограф һәм чарада катнашучылар  борынгы заманнарда кешеләрнең яшәү рәвеше, көнкүреше, хезмәтендә  халык традицияләре чагылыш табуы турында белделәр. Эчтәлекле видеопрезентация ярдәмендә уеннарның барлыкка килүе, аларның үзенчәлекләре, күптөрлелеге чагылды.  Һәр уен Русия халыкларының милли көйләре белән үрелеп барды. Катнашучылар игътибарына тема буенча иллюстратив күргәзмә оештырылган иде.  Чара үсеп килүче буында Русия халыкларының халык уеннары белән танышу аша илнең милли традицияләренә,  мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

Кунаклар районыбызның Тарихи-туган якны өйрәнү музеена да кереп чыкты.  Аларны аеруча этнографик экспозиция кызыксындырды: борынгы көнкүреш әйберләрен, традицион костюмнарны һәм якташларыбыз җыйган кул эшләнмәләрен зур игътибар белән карадылар. Экскурсия

барышында уникаль экспонатлар – мәсәлән, механик орчык һәм өйдә тукылган сөлгеләр коллекциясе, япмалар, безнең төбәккә хас орнаментлы паласлар турында җанлы фикер алыштылар. Кунаклар ата-бабаларның гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвеше турындагы истәлекне киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Очрашу азагында киләчәктә яңа уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Автор фотолары

Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Иҗат – хезмәтнең беренче баскычы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас