

Бүген, 8 июньдә, Уфаның тимер юл вокзалында РФ Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган “Театраль поезд” бөтенрусия проектын каршы алу тантанасы булды. Проект РФ Мәдәният министрлыгы һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Генераль партнер – Русия тимер юллары ачык акционерлык җәмгыяте.
Уфа мәйданчыгы юбилей театр марафонының төп тукталышларының берсе булды. Республика башкаласына Самара һәм Саратов өлкәләреннән иҗат коллективлары, шулай ук РФ Театр эшлеклеләре Берлеге Үзәк аппараты хезмәткәрләре килде.
Тантана перронда, беренче юлда, состав килү белән үк башланды. Кунакларны “Без границ” үрнәкле театр коллективының яшь катнашучылары, Башкортстан дәүләт курайчылар ансамбле солистлары, “Заһидә” хатын-кызлар лирик башкорт биюенең фрагментын башкарган Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары каршы алды.
Самара һәм Саратов өлкәләреннән иҗади делегацияләр (60тан артык кеше – артистлар, режиссерлар, театрлар белгечләре һәм мәдәният идарәсе органнары җитәкчеләре), үзәк вагоннардан башкорт бию көенә чыгып, импровизацияләнгән сәхнә мәйданчыгына юнәлделәр.
Театраль Башкортостан арт-символын тапшыру тантанасы очрашуның кульминациясе булды. Республиканың театр эшлеклеләре берлеге рәисе Алмас Әмиров символны БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаевка тапшырды, ул аны “Театраль поезд” белән бергә ил буйлап сәяхәт итүче паннога урнаштырды.