Мәдәни мохит
8 Июня , 12:51

Радий Хәбиров Урал-батыр турында мультимедиа китабын игълан итте

Бүген республикада икенче тапкыр “Урал-батыр” башкорт халык эпосы көне билгеләп үтелә.

“Урал-Батырда кунакта” китабыннан сурәт. Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты.“Урал-Батырда кунакта” китабыннан сурәт. Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты.
Фото:“Урал-Батырда кунакта” китабыннан сурәт. Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты.

Бәйрәмне 2025 елда Башкортстан Башлыгы гамәлгә куйды, һәм ул инде безнең мәдәни традициябезнең мөһим өлешенә әверелә. Башкорт әдәбиятының бу шедеврын тагын да күбрәк балалар һәм олылар ачсын өчен бөтен республика буенча тантаналы, белем бирү һәм агарту чаралары үткәрелә.

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты инде күп еллар эпосны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Аны башкорт, рус, инглиз, француз, кыргыз телләрендә чыгара. Басмаларның классик һәм бүләк вариантларыннан тыш, балалар өчен версияләр дә бар – әкиятләр, раскраскалар.

Якын арада кибетләрдә мультимедиа кушымтасы белән башкорт телендә “Урал-Батырда кунакта” китабы пәйда булачак. Укырга гына түгел, телефонда яки компьютерда уйнарга да мөмкин булачак.

"Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Киләчәк буыннар өчен искиткеч эпосны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез", – дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм эпостан:

«Яҡшылыҡ булһын атығыҙ,
Кеше булһын затығыҙ;
Яманға юл ҡуймағыҙ,
Яҡшынан баш тартмағыҙ!»
– юллары белән уртаклашкан.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас