Мәдәни мохит
8 Июня , 16:48

Мәскәүдә Яшьләр сабантуе узды

Ул “Башкортстанның июнь мозаикасы” фестивале кысаларында оештырылды.

2 июньнән 6 июньгә кадәр Зур Коньково буасы янындагы паркта БРның мәдәни мирасын популярлаштыруга һәм башкалада милләтара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән “Башкортстанның июнь мозаикасы” фестивале узды.

Фестиваль программасына декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, иҗади мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, башкорт теле, милли һөнәрләр һәм традицион аш-су белән танышу кертелгән иде. Чара кунаклары халык осталары эшләнмәләре, оригиналь бизәнү әйберләре, милли музыка кораллары һәм башкорт халык иҗаты үрнәкләре белән таныша алдылар.

Фестивальнең төп вакыйгасы 6 июньдә узган Сабантуй бәйрәме, шулай ук "Сыңрау Торна” Башкорт музыкасы фестивале булды. Бу көнне килүчеләр өчен ярминкә һәм күргәзмә мәйданчыклары эшләде, шулай ук башкорт мәдәниятен тәкъдим итүче иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашлыгында зур бәйрәм концерты булды.

Оештыручылар билгеләп үтүенчә, мондый чараларны уздыру төбәкара һәм мәдәниятара багланышларны ныгытуга ярдәм итә. Башкортстанда туып, башкалада яшәүчеләр өчен фестиваль аралашу, милли традицияләрне һәм мәдәни үзенчәлекне саклау мәйданчыгына әверелә. Үз чиратында Мәскәү халкы БРның бай тарихи һәм мәдәни мирасы, аның халык иҗаты, аш-суы, милли ризыклары һәм гореф-гадәтләре белән таныша ала.

Фестиваль Русиянең төрле милләт һәм төбәкләре вәкилләре арасында мәдәни диалог һәм яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту мәйданчыгына әверелде, ул мәскәүлеләрнең ил халыклары традицияләре һәм мәдәнияте белән югары кызыксынуын раслады.

Чара РФ Президенты каршындагы БРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан “Мәскәү башкортлары корылтае” ТИО белән берлектә, Мәскәү шәһәре көньяк-көнбатыш административ округының  Коньково районы идарәсе, иҗтимагый оешмалар һәм иҗат коллективлары ярдәмендә оештырылды.



Читайте нас