

“Китап бәйрәме” фестивале кысаларында Уфада традицион “Добрая подписка” хәйрия акциясе уза. Анда Мари Иленнән җәмәгать эшлеклесе, Мари китап нәшрияты директоры Эдуард Иманаев катнашты.
Йошкар-Оладан килгән кунак инициативага беренче тапкыр гына кушылмый.
"Добрая подписка" акциясе бик ошый. Узган ел махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә мари телендә чыккан "Чолман" газетасына подписка бүләк иттем. Аны рәхәтләнеп укыганнардыр дип уйлыйм", – дип уртаклашты Эдуард Иманаев.
Нәшир “Добрая подписка”ны быел да хуплады. Аның сүзләренчә, кызыклы, сыйфатлы эчтәлекле басмаларның үз адресатларын табуы һәм кешеләргә барып җитүе мөһим.
“Китап бәйрәме” турында сөйләгәндә, Эдуард Иманаев аның атмосферасын билгеләп үтте.
"Бәйрәм, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган. Без өченче ел Уфага киләбез. Монда марилар күп булганга күрә дә: алар безгә, ә без аларга шатланабыз. Туган телебездә сөйләшәбез, яңалыклар, китаплар белән алмашабыз”, — дип сөйләде Иманаев.
Кунак фикеренчә, тере аралашу чараның аеруча кыйммәтен тәшкил итә.
"Иң мөһиме – күрешү, сөйләшү һәм бер-беребезне тою: без нәрсә белән сулыйбыз, нәрсә белән яшибез. Моның өчен зур рәхмәт”, – дип йомгаклады Эдуард Иманаев.
Чыганак: "Молодежная газета"