Мәдәни мохит
28 Мая , 17:47

“Китап бәйрәме”ндә СВО Геройлары истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 28 майда, Уфада РФ Президенты ярдәмчесе, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Россия хәрби-тарихи җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең Попечительләр советы утырышын уздырдылар.

Владимир Мединский билгеләп үтүенчә, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге күптән эшли, уңышлы эшли, байтак эшләр эшләнгән.

– Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге актив эшли. Шул ук вакытта оешма алдында торган актуаль бурычлар да бар. Республика белән хезмәттәшлектә без аларны уңышлы хәл итәргә тырышачакбыз, – диде Владимир Мединский.

Без монда фән һәм мәдәният вәкилләре буларак кына җыелмадык. Без шулай ук тарихи хәтерне саклау, өлкән буынның хәрби һәм хезмәт батырлыкларын истә тоту бурычын уртаклашабыз, – диде Радий Хәбиров. – Махсус хәрби операция үткәрү шартларында хәрби-тарихи бергәлек вәкилләре өлкән буынның героик мирасын бүгенге Ватанны саклаучыларның батырлыклары белән бәйләргә булышалар, махсус операциянең беренчел сәбәпләре турында объектив мәгълүмат җиткерәләр. СВОда һәлак булган катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү өчен без мәктәпләрдә мемориаль такталар урнаштырабыз, аларда “Геройлар парталары” ачабыз. Мәктәпләргә, патриотик үзәкләргә геройлар исемнәре бирәбез. Биналарда зур сурәтләр –мураллар урнаштырабыз, тематик күргәзмәләр оештырабыз һәм башка бик күп нәрсәләр эшлибез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Русия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән республикада “Уфа – хезмәт даны шәһәре” стеласы, Советлар Союзы Геройларына, Русия Федерациясе Геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына 145 мемориаль такта, Ишембай, Кырмыскалы, Гафури районнарында совет солдатына һәйкәлләр һәм башка мемориаль объектлар урнаштырылуын билгеләп үтте.

Башкортстанда махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен әлеге югары исемгә лаек булган Русия Геройлары истәлеген мәңгеләштерәләр. Барлыгы алар – 16, шуларның 9ы үлгәннән соң бүләкләнде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас