Мәдәни мохит
27 Мая , 16:40

Русиянең халык артисты Сергей Безруков белән очрашу

Русиянең халык артисты Сергей Безруков белән очрашуРусиянең халык артисты Сергей Безруков белән очрашу
Русиянең халык артисты Сергей Безруков белән очрашу

Кичә, 27 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Горький исемендәге Мәскәү художество академия театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Сергей Безруков белән очрашты. Көн тәртибендә – Уфада 27 майдан 1 июньгә кадәр “БДФ кайтавазы” Зур балалар фестиваленең махсус программасын үткәрү, аның сәнгать җитәкчесе  – Сергей Безруков.

Радий Хәбиров Башкортстанда фестиваль үткәрү инициативасы өчен Сергей Безруковка рәхмәт белдерде.

 “Сезнең килүегезгә бик шатбыз. Мондый проект өчен рәхмәт – без аны уйлап та тормыйча хупладык. Безнең республикада сезне зур артист буларак яраталар, хөрмәт итәләр. Ә фестивальнең темасы бик игелекле һәм мөһим – ул балаларга һәм аларның талантларына багышланган”, – дип билгеләп үтте төбәк башлыгы.

Сергей Безруков республика җитәкчелегенә башлангычны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм “БДФ кайтавазы”  Зур балалар фестиваленең дәвамы булды, аның кысаларында тугыз ел дәвамында яшь аудитория өчен иҗади проектлар гамәлгә ашырыла, дип сөйләде.

– Ел саен без балалар өчен булдырылган иң яхшы постановкаларны җыябыз. Мондый искиткеч куелышларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына күрергә тиеш түгел. "БДФ кайтавазы" махсус программасы идеясе шуннан туды. Бу еллар эчендә фестиваль күп төбәкләрдә булды – Калининградтан алып Камчаткага кадәр. Һәм, ниһаять, сезнең искиткеч республикага барып җиттек, – диде Сергей Безруков.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе билгеләп үтүенчә, программа спектакльләр, кино һәм анимация күрсәтүне, шулай ук масштаблы мәгърифәт блогын үз эченә ала. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас