Мәдәни мохит
19 Мая , 15:04

Уфада Зур Балалар Фестивале остаханәләре старт ала

"Эхо БДФ""Эхо БДФ"
Фото:"Эхо БДФ"

28 майдан 31 майга кадәр “Башкортстан Республикасы БДФ кайтавазы” Зур Балалар фестиваленең махсус проекты кысаларында “БДФ остаханәләре” белем бирү программасы узачак. Башкортстанның театр студияләреннән, сәнгать мәктәпләреннән һәм иҗат сарайларыннан 12-16 яшьлек 200дән артык яшүсмер илнең әйдәп баручы педагогларында интенсив уза алачак.

Программага сәхнә хәрәкәте, бию, курчак белән эшләү, вокал, дикция, сәхнә сөйләме һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар керә. Дәресләр Уфаның ике мәйданчыгында:  Р.Нуриев  исемендәге  Башкорт хореография көллиятендә һәм Уфа балалар филармониясендә. Көн саен 11:00дән 14:30га кадәр катнашучылар Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән остазлар белән эшләячәк.

Укытучылар арасында – зур тәҗрибәгә ия режиссерлар, хореографлар, вокалистлар һәм педагоглар: Анна Гилунова (ВГИК, ГИТИС), Евгений Астафуров (Мәскәү Губерна театры), Алла Решетникова, Аделина Сапаева, Дмитрий Платонов, Юрий Смирнов, Елена Стефанко һәм Владимир Беляйкин. Һәркем “Театрда һәм тормышта бию”дән алып “Дикция – техникадан уенга” кадәр авторлык мастер-классы үткәрәчәк.

“Балалар белән дә, профессионаллар белән дә эшләүче осталар сәхнә серләрен беләләр һәм аларны яңа буынга тапшыра беләләр", – дип билгеләп үтә оештыручылар.

Программада катнашу – танылган экспертлардан һөнәри күнекмәләр алу өчен бушлай шанс. Урыннар саны чикләнгән, теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: катнашу өчен формалар.

“Башкортстан Республикасы БДФ кайтавазы” проекты Президентның Мәдәни инициативалар Фонды, Русия Мәдәният министрлыгы һәм БР Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.

Чыганак: "Молодежная газета"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас