

Алар районда узучы һәр чарада актив катнашып, тамашачыларга чуваш халык җырларын бүләк итәләр. Коллектив район, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулап, зур уңышларга ирешә.
Юмаш авылы мәдәният йортында ансамбльнең 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмгә районыбызның үзешчән коллективлары, авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Юбилей кичәсе җыр-моң, матур чыгышлар белән үрелеп барды.
30 елга йомгак ясап, уңышлары белән уртаклашып, дусларын җыеп бәйрәм итте ветераннар ансамбле. Бәйрәм чарасын «Күккүк» җыры белән башлап җибәрделәр.
Кичәне ике телдә оста итепЕлена Садыйкова алып барды. Ул матур, аһәңле тавышы белән ансамбльнең тарихын сөйләде. 30 ел дәверендә ансамбльдә җырлаучылар, иҗат итүчеләр турында сөйләп, уңышлары белән таныштырды.Аннары җырлар белән үрелеп барган котлаучыларның чыгышлары, теләкләре яңгырады.
Чарада район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. “Сеспел” әгъзаларын күркәм юбилейлары белән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы чуваш милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе, Русия чувашларының федераль милли мәдәни автономиясе советының Башкортстан Республикасыннан әгъзасы Владимир Матвеевич Яковлев, «Башкортстан Республикасы чуваш мәдәнияте җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Павлович Михайлов, Уфа шәһәренең чуваш мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Иванович Петров, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина котлады. “Сеспел” ансамбле хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр әйтелде, истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сез – “Халык ансамбле” исеменә лаек булган көчле коллектив. Исем алу – бер нәрсә, ә тамашачы мәхәббәтен һәм халык хөрмәтен яулау – үзе зур горурлык. Сез һәрчак күңелләргә үтеп керерлек җырларыгыз, якты чыгышларыгыз белән безне сөендерәсез. Сезгә кушылып җырлыйсы да, биисе дә килә. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телим. Алдагы елларда да үзегезнең матур чыгышларыгыз белән безне куандырып яшәгез”, – диде Светлана Фларис кызы.
«Сеспел» ансамбле 1996 елда Яңа Семенкино авылы клубы һәм Юмаш авылы мәдәният йорты базасында туа. Ул чакта кечкенә түгәрәк карамагында бер гармун, үз куллары белән тегелгән костюмнар була. Ләкин аларда халык традицияләре яшәргә һәм яңгырарга тиеш дигән ышаныч яши. Бүген “Сеспел” – егерме биштән артык катнашучыдан торган ныклы иҗади гаилә һәм йөзләгән уникаль көйләр сакланган тере архив. Ләкин һәр зур юлның үз башлангычы бар. Сүз кайчандыр бу очкынны кабызган һәм коллективның тууына җанын салган кеше – ансамблгә нигез салучы Светлана Мефодьевна Соколовага бирелде.
“Үз халкыңның гореф-гадәтләрен өйрәнү безнең ансамбль эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора, шулай ук без туган мәдәниятебезне пропагандалау һәм үстерү, туган ягыбызның фольклор байлыгы үзенчәлеген үсеп килүче буынга тапшыру максатында көч салабыз. Безне, төрле яшьтәге һөнәр ияләрен, халык җырларына, милли мәдәнияткә мәхәббәт берләштерә. 2003 елда ансамбль «халык» исемен яулады. Өч дистә ел эчендә коллектив күп кенә республика фестивальләрендә лауреат исемнәрен алуга иреште һәм районның мәдәни тормышында даими кайнап яши. Безне хөрмәт итеп, котларга килүчеләргә рәхмәт”, – диде ул.
Артабан ансамбльгә җитәкчелекне Венера Сергеевна Яковлева үз кулларына ала. Ә бүген коллектив Вера Иосифовна Фомина белән яңа уңышларга ирешә.
«Сеспел» чуваш фольклор ансамблендә җиде яшьтән өлкәнрәк балалар ата-бабаларының мирасын сүз белән генә түгел, бию белән дә җанландыралар. Һәр адымда гасырлар яңгырашы чагыла. Кечкенә биючеләр хәрәкәт итәргә генә түгел, ә туган мәдәниятнең ритмын бөтен тәне белән тоярга өйрәнәләр. Халык мәдәниятен күңеленә сеңдергән яшь артистлар биюдә борынгы мотивларны балаларча ихласлык һәм заманча энергия белән тулыландырып күрсәтте. «Непоседы» балалар бию коллективы (җитәкчесе Әнфисә Әнвәрова) чарага ямь өстәде.
“Сеспел” ансамбле юбилеена олы хөрмәт белән Уфа, Шаран, Ярмәкәй районнарыннан фольклор ансамбльләр килгән иде. Алар тамашачылар белән тулы залны җыр-моңнарга күмде. Район мәдәният йорты артистларының матур чыгышлары, дәртле биюләре тамашачылар күңелендә онытылмаслык якты тәэссоратлар калдырды, иҗат бәйрәменә ямь өстәде.
Чара бер тында узып китте, күңелгә үтеп керерлек моңлы җырлары белән чыгышлар тамашачыга җитми дә калган кебек булды. Юбилейны оештырып үткәрүдә Юмаш күпфункцияле авыл клубы мөдире Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәеваның салган көче бәһалап беткесез. Үзебезнекеләр дә, кайткан кунаклар да аңа чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде. Киләчәктә дә клуб яшәсен, чәчәк атсын. Клуб яшәсә, авыл яши, ди халык мәкале.
Автор фотолары