Мәдәни мохит
20 апрель , 06:27

Уфага Сергей Безруков килә

Халык артисты  Русия театрларының иң яхшы спектакльләрен алып киләчәк.

"Нәни принц" спектакленнән.  Зур Балалар Фестиваленең матбугат хезмәтеннән."Нәни принц" спектакленнән.  Зур Балалар Фестиваленең матбугат хезмәтеннән.
Зур Балалар Фестиваленең матбугат хезмәтеннән. Фото:"Нәни принц" спектакленнән.

27 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстанда Зур Балалар Фестиваленең махсус программасы  – “Башкортстан Республикасы БДФ кайтавазы” узачак. Бу ел саен үткәрелә торган төрле жанрлы сәнгать фестивале, ул 2018 елдан Русиянең халык артисты Сергей Безруков башлангычы белән үткәрелә.

Тамашачыларны спектакльләр, нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтү, иҗади очрашулар, шулай ук 6тан артык белем бирү чаралары көтә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән 8 спектакль һәм Башкортстан театрларының 6 спектаклен күрергә мөмкин булачак.

Программаны Мәскәү Губерна театрының “Нәни принц” (6+) музыкаль әкияте ачачак. "Башкортостан” Дәүләт концерт залы сәхнәсенә төп рольдә Сергей Безруков чыгачак. Күрсәтү 27 майда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры катнашлыгында узачак.  Постановканың музыкаль  җитәкчесе – Мәскәү Губерна театры оркестрының баш дирижеры Сергей Пащенко. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас