Мәдәни мохит
13 Апреля , 06:46

«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап

Шушы көннәрдә Сибайда «Батырлар иле-2026» XII ачык Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап
«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап

Анда  Чакмагыш районыннан Балалар сәнгать мәктәбе укучылары остазлары белән катнашты.

Конкурстаҗиңүчеләр өчен Сибай тарихи-туган якны өйрәнү музеенда экскурсияүткәрелде, аларга башкорт халкының көнкүреше, төбәк табигате, шәһәрнең барлыкка килү тарихы буенча кызыклы экспонатлар күрсәтелде.СибайБалалар сәнгатьмәктәбендәуку сыйныфлары, остаханәләр буенчаэкскурсияоештырылдыһәм киндергә акрил буяулар белән рәсем төшерү буенча мастер-класс үткәрелде.

«Кыпчак нәселенең килеп чыгышы турында өч миф” атамалы иҗади эше өчен Алина Ахунова, Айда Хәмәдиева (җитәкчеләре Айгөл Кудрявцева) Гран-При ияләре булды, «Вивьен» коллективы (җитәкчеләре Зөһрә Мәгалимова), Амелия Гатауллина (җитәкчесе Нәфисә Гыйльметдинова) беренче дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнде. Яшь рәссамнарга һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез!

«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап
«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап
«Батырлар иле-2026» конкурсында җиңү яулап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас