Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 март , 16:54

Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр

Чакмагыш районында үзешчән сәнгать коллективларының смотр концертлары фестивале тәмамланды.

Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр

Быел бу иҗади бәйге Русия халыклары бердәмлеге һәм Башкортостан Республикасында Зур һәм тату гаилә елына багышланды.

“Бердәмлектә – көч” дип аталган район үзешчәннәренең смотр концертларының йомгаклау кичәсендә тамашачылар каршында  иң-иңнәр дип табылган якташлар чыгыш ясады.

Концерт Үрнәк  авылы мәдәният йортының “Карлугач” бию төркеме, Идрис Хәмидуллин һәм Имәнлекул  мәдәният йортының “Акбүзат” бию төркеме башкаруындагы “Дуслык нуры” композициясе  белән башланып китте.

Аннары  сәхнә түренә Тайняш авылыннан килгән  Гөлнур Әширкәева “Яшьлек елларым” җыры белән чыкты. Гимназия укытучыларын берләштергән бию коллективы  «Гомер чишмәсе» татар биюен башкарды ( биюне сәхнәгә Гөлшат Галләмова куйды). Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев  “Эх, бу гомер дигәннәре” җыры белән тамашачы күңелен тибрәтте. Аның чыгышын шушы авылдан килгән биюче Илина Муллаянова дәвам итте.

Әлеге чыгышлардан соң концертның рәсми өлеше башланып китте. Җыр-моң сөюче чакмагышлыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде.

 “Күркәм гадәттән тайпылмыйча, быел да авыл клублары җыр-моңга күмелде. Үзешчән артистлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, моң бәйгесендә көч сынашты. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Батырлык һәм кыюлык өлгеләре  күрсәтеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә – чын патриотларга рәхмәт. Бердәмлек елында уздырылган үзешчәннәр смотр концертлары – яугир якташларыбызга хөрмәт һәм игътибар да ул. Без киләчәктә дә аларның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм итеп торачакбыз. Яугирләребез  тиз арада туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын. Киләчәктә дә сәхнәләребез шулай гөрләп торсын,  илебез имин-тыныч булсын, һәммәгез дә  сәламәт булыгыз”, – диде ул.

Фестиваль-смотр нәтиҗәләре буенча авыл биләмәләрендә инструменталь, хореография һәм вокаль халык иҗатын саклап калу һәм алга таба үстергәннәре өчен “Бердәмлектә – көч” район халык иҗаты коллективлары фестиваленең беренче дәрәҗә лауреат Дипломы белән Тозлыкуш авыл биләмәсе үзешчәннәре бүләкләнде.

Икенче  дәрәҗәле Дипломнарга Чакмагыш, Имәнлекул, Юмаш авыл биләмәләре үзешчәннәре лаек булды.

Өченче дәрәҗәле Дипломнар Үрнәк, Рапат, Яңа Коты авыл биләмәләре үзешчәннәренә тапшырылды.

Сәнгать сөючеләр шулай ук төрле номинацияләрдә бүләкләргә лаек булды.

«Иң яхшы бию коллективы” исемен Имәнлекул авыл мәдәният йортының “Акбүзат” бию коллективы яулады. Алар беренче урынга лаек булды.

Шушы номинациядә икенче урынны “Карлугачлар” бию ансамбле (Үрнәк авыл биләмәсе) һәм “Рәйхан” бию коллективы (Калмашбаш авыл биләмәсе)  алдылар.

Өченче урын Чакмагыш гимназиясенең бию коллективына бирелде.

“Иң яхшы ир-егетләр вокаль ансамбле” номинациясендә Тозлыкуш авыл биләмәсеннән Радик Гафаров җитәкләгән сәнгать коллективы җиңү яулады.

“Иң яхшы хор коллективы” номинациясендә беренче урын Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары коллективына бирелде.

Икенче урынны район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре коллективы алды.

Район мәдәният йорты мөдире  Рузиль Радик улы Гафаров үзешчәннәрне сәламләп, бер төркем җиңүчегә лаеклы бүләкләрен тапшырды.

“Иң яхшы сәнгатьле укучы " номинациясендә Рива Шәйморатова (Рапат авыл биләмәсе), Алсу Бәдертдинова (Тайняш авыл биләмәсе) бүләкләнде.

“Иң яхшы ялгыз бию " номинациясендә Илина Муллаянова (Яңа Коты авыл биләмәсе),  Радмир Ризамов (Калмашбаш авыл биләмәсе) җиңү яулады.

 “Иң яхшы парлы бию” номинациясендә Камилла Гәрәева һәм Ангелина Гаймалова (Чакмагыш авыл биләмәсе) бүләкләнде.

“Иң яхшы кече ансамбль” номинациясендә Яңа Коты авыл биләмәсенең «Айкүл» бию ансамбле җиңүгә лаек дип табылды.

 “Иң яхшы хатын-кыз тавышы" номинациясендә Гөлнур Әширкәева (Тайняш авыл биләмәсе),  “Иң яхшы ир-ат тавышы" номинациясендә Фәнзир Мөхәммәдиев (Яңа Коты авыл биләмәсе)  бүләкләнде.

“Иң яхшы дуэт” номинациясендә җиңүгә  Альбина һәм Алинә Нургалиевалар (Рәҗәп авыл биләмәсе)   лаек булды.

Артабан сүзне муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева алды. Ул «Бердәмлектә – кыч” район үзешчәннәре сәнгать  фестивалендә актив катнашканнары  өчен халык иҗаты коллективларына мәдәният бүлегенең  Мактау грамоталарын тапшырды.

Бу лаеклы бүләккә Иске Калмаш, Иске Бәшир, Яңа Балтач, Рәҗәп, Калмашбаш,  Тайняш авыл  биләмәләре үзешчән коллективлары лаек булды,  алар Дипломнар белән бүләкләнде.

Шулай ук төрле номинацияләрдә бүләкләнүчеләр булды.

 “Өмет "  – Рената Шәяхмәтова (Рапат);

“Сәхнәгә тугрылык”  – Зөлфәт Мөхәммәтдинов (Яңа Балтач);

 “Бөек Русия”  – «Ихлас» бию ансамбле (Иске Калмаш);

“Иң яхшы халык җырын башкаручы”  – Рәфил Әрдәширов (Иске Бәшир);

 “Иң яхшы күргәзмә”  – Үрнәк авыл биләмәсе;

 «Иң күпмилләтле халык иҗаты коллективы"  –  Юмаш авыл биләмәсе  коллективы;

 “Иң яхшы гаилә ансамбле"  –  Дәүләтшиннар (Имәнлекул),  Галләмовлар гаиләләре (Чакмагыш);

 “Иң яхшы конферансье"  – Елена Садыйкова (Юмаш),  Илнур Латыйпов (Калмашбаш), Зөлфия Исхакова (Имәнлекул);

  “Иң яхшы халык уен кораллары ансамбле"  – «Энҗеләр» халык уен кораллары ансамбле (Рапат).

Бүләкләү тантанасыннан соң тамашачылар кабат җыр-моң дулкыннарына төренде.

Концерт бер тында үтеп китте, район мәдәният йорты сәхнәсендә бу көнне иң-иңнәр чыгыш ясады.  Ике сәгатьтән артык барган программа төрле иҗади номерларга бай булды: театральләштерелгән сәхнә күренешләре, патриотик җырлар, онытылмаслык музыкаль композицияләр, дәртле бию чыгышлары яңгырады.  Үзешчәннәр залда чын күңелдән рухи атмосфера тудырды.

Автор фотолары

Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Гомерлеккә якын туган булып, яши бездә төрле милләтләр
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас