“Гадел Русия” партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов мәктәп укытучыларын мыскыл иткән өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итте.
Миронов ассызыклавынча, “инициатива конфликтлар барлыкка килүне булдырмау өчен кирәк”. Ул искәртүенчә, Русия законнары власть вәкилен мыскыл итү өчен җаваплылыкны күзаллый, әмма укытучыларны мыскыл итү өчен түгел. Депутат моны гаделсезлек дип атады.
“Кешеләр үтә мөһим дәүләт мәсьәләсен башкара, әмма дәүләт ягыннан бернинди яклау да сизми”, – диде Миронов.
Моңа кадәр Мәгариф министрлыгы Русия укытучыларына агрессив тәртип вакытында гамәлләр инструкциясен юнәлткән иде. Документ 11 декабрьдә педагогларның һөнәри намусын һәм абруен яклау советы утырышында расланды.
Документта агрессив тәртип вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре булуы билгеләп үтелә. Аерым алганда, анда агрессия күренешенең сәбәпләре китерелә, шулай ук педагогларга физик хәвеф янаганда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелә.
Моннан тыш, документта эмоциональ киеренкелекне киметү һәм профилактик эшне оештыру буенча киңәшләр бар.
Чыганак: lenta.ru