Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 декабрь 2025, 15:39

Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды

Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы илнең төп Чыршы бәйрәмендә булып кайтты!

Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды
Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 4 «Б» сыйныфы укучысы Эмиль Даянов Мәсәүгә әкияти сәяхәткә барып кайтты, анда ул иң мөһим Яңа ел тамашасы –Кремльдәге чыршы бәйрәмендә хөрмәтле кунак булды!
Кечкенә якташыбызны дәүләт Кремль сараенда яраткан геройлары, искиткеч декорацияләр һәм музыка белән якты, кабатланмас театральләштерелгән шоу каршы алды. Илнең төп сәхнәсендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу, Мәскәүнең бизәлгән урамнарыннан йөрү гомер буе онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Эмильгә баш тылсымчы – Кыш Бабайның татлы бүләк җыелмасы тапшырылды. Эмиль өчен бу сәфәр күңел ачу гына түгел, ә чынбарлыкта могҗиза булды. Кремльнең бөеклеген күрү, бәйрәмнең масштабын тою – мондый тәҗрибә укуда һәм иҗатта яңа уңышларга омтылырга зур этәргеч.
Моннан тыш, шушы ук мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучысы Диана Садретдиновага да башкалабыз Уфада узган Башкортстан Республикасы Башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды!
Тырышып укысаң, иң изге хыяллар да тормышка аша!

Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды
Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды
Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды
Кремль сарае ишекләре алдынгы һәм сәләтле укучылар өчен ачылды
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас