Һәммәбез дә могҗиза көтә һәм киләсе елда барысы да узган елдагыга караганда яхшырак булыр, дип өметләнә. Һәр кеше теләге тормышка ашар, дип хыяллана. Бигрәк тә балалар. Ә өлкәннәр бу вакытта тылсымчы була.
Бүген, 23 декабрьдә, Чакмагыш районы мәдәният йортында район мәктәпләренең горурлыгы булган уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләр, спорт ярышларында җиңүләр яулаган малайлар һәм кызлар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм тәрбиягә алынган балалар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы бәйрәме үтте.
Укуда, спортта тырыш хезмәтләре, максатчанлыгы белән мондый мәртәбәле чарада катнашу хокукын яулаган яшь райондашларыбызга бу көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау открыткалары һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы укучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, уңышлар теләде.
“Хөрмәтле укучылар! Сезне шундый матур чарада сәламләвемә шатмын. Монда районыбызның иң актив, лаеклы, эш сөйгән, тырыш, мәктәп, район тормышын җанлы иткән укучылары җыелган. Яңа елда мин сезгә, укучылар, яңа җиңүләр телим. Ул җиңүләрне сез геройларыбызга, уртак җиңүебезгә багышлагыз! Илебездә тынычлык урнашсын, киләсе елда уңышлар сезгә!” – диде район җитәкчесе.
Әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Ел саен уза торган чарага тагын да күркәмрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар быел тантананы бай эчтәлекле итәргә тырышканнар. Башка елларда аерым бер әкият сюжетына гына корылган тамаша быел бик күп әкият геройларын да үзенә чакырган иде. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре башкаруында сәхнәдә балаларга таныш образлар уйнады. Әзерлек бушка китми. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китмәде.
Әйткәнебезчә, район хакимияте башлыгының чыршы бәйрәменә район балаларының "иң-иңнәре” генә чакырылган иде.
Сәләтле балалар өчен Яңа ел чыршысы безнең районның матур традициясенә әверелде, ә бу киләсе елда тырышып уку, спорт һәм иҗади казанышларга ирешү өчен ныклы этәргеч булачак.
Автор фотолары