Бүген, 8 декабрьдә, Уфаның Көрәш сараенда Башкортстанда креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә “Создатели” беренче премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләк республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән тормышка ашырылды. Аның максаты – төбәктә креатив өлкә вәкилләре эшчәнлеген популярлаштыру һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәләрен комплекслы яктырту.
Беренче премиягә 10 номинация буенча 400дән артык гариза кабул ителгән. Жюри 30 финалистны – һәр номинациядә өчешәр катнашучыны – сайлап алды, шулардан оештыру комитеты 10 лауреатны билгеләде.
Бүләкләү тантанасын ачып, Башкортстан Башлыгы “Создатели” премиясенең мөһимлеге турында сөйләде:
–Безнең командада креатив индустриягә ярдәм чараларын уйлаганда, ел ахырында йомгак ясарга һәм барлык иҗади бергәлекләр вәкилләренә хөрмәт күрсәтергә тиешбез дигән идея туды. Шуңа күрә без нәкъ бүген, Яңа елга санаулы көннәр калганда, тәүге тапкыр креатив индустрияләр өлкәсендәге казанышлар өчен премия тапшырабыз. Бу күп елларга яхшы традиция булыр дип ышанам, – диде Радий Хәбиров. – Мин һәрчак Башкортстан талантлы кешеләргә бай димен. Алар безнең республика һәм Русия халкын гына гаҗәпләндереп һәм шатландырып калмый, алар үзгә бер халыкара абруйга ия. Болар – безнең музыкаль әсәрләр, IT-продуктлар, башкорт киносы һәм анимациясе. Ә безнең урбанистларның шактый күп проектлары иң дәрәҗәле халыкара конкурсларда урыннар яулый. Шуңа безнең һәрчак горурланырдай кешеләребез бар.
Төбәк җитәкчесе креатив индустрияләрнең икътисадның мөһим өлешенә әверелүен ассызыклады.
–Шул ук вакытта иҗади интеллектуаль продуктны коммерцияләштерү генә мөһим түгел, – диде Радий Хәбиров. – Сез, креатив бергәлек вәкилләре, безнең җәмгыятьнең ниндидер бер эмоциональ, әхлакый нигезе булып торасыз. Нәкъ сез аерым бер кыйммәтләрне билгелисез яисә кире кагасыз. Һәм без моны бик яхшы аңлыйбыз.
Радий Хәбиров шулай ук республика шәһәрләрендә креатив иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә башлавын әйтеп үтте. Шулар арасында – Уфадагы “Арт-Квадрат” киңлеге, Бөредә – “Чирковъ”, Стәрлетамакта – “Патрики-маркет”.
–Шундый кызыклы урыннар акрынлап күбәя. Һәм безнең идарәче команданың максаты – сезгә бу эштә ярдәм итү, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе шулай ук “Креатив территория” номинациясендә “Создатели” премиясен тапшырды. Җиңүче булып Стәрлетамак шәһәре игълан ителде.
Чыганак: bashinform.ru