Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
7 ноябрь 2025, 20:15

Башкортстанда 390 меңнән артык кеше этнографик диктант язган

Уникаль проект Русия халыклары мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә. 

Зур этнографик диктант – ул күңелсез имтихан түгел, ә Русия буенча чын сәяхәт. Монда бәя куймыйлар,  монда безгә бер-беребезнең гореф-гадәтләрен аңларга ярдәм итәләр.

Катнашучыларны кызыклы ачышлар көтә: алар тарихның чагылышын гадәти әйберләрдә күрәчәкләр.

Мәсәлән, Башкортстанда яшәүчеләр, мөгаен, әйрән, каймак, катык һәм эремчекне нәрсә бәйләве турында җиңел генә җавап бирерләр.

Форматы гади: 45 минут һәм җавап вариантлары белән тест.

Этнографик диктантка 8 ноябрьгә кадәр онлайн  яисә бар дөнья буйлап таралган меңәрләгән мәйданнарның берсендә кушылырга мөмкин.

Чыганак: "Молодежная газета"

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас