Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 ноябрь 2025, 17:00

Республикада кино яшәр

“Фәрзәнә көнбатышка бара” проекты Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Ярты гасыр элек төшерелгән булуына карамастан, әле дә меңләгән кешенең яратып караган фильмы булып кала килгән “Москва слезам не верит” кинофильмында телеоператор Рудикның “20 елдан театр да, кино да булмаячак - бер тоташ телевидение” дигән репликасы бар. Тик аның фаразлавы чынга туры килмәде. Театр да, кино да яшәп кенә калмады, ә төрле телләрдә халыкка хезмәт итүен, тамашачыларны тәрбияләвен дәвам итә.

“Кинематограф, мәдәниятнең бер өлеше буларак, булган хәлләр турында сөйләп кенә калмый, ә тамашачылар, цивилизацияле җәмгыять буларак үсеп, ореинтирлаша ала аларылык билгеле бер стандартларны һәм кыйммәтләрне дә билгели”, - ди Булат Йосыпов.

Башкортстан кебек үзенчәлекле һәм якты талантлар белән тулы төбәктә кинемотаграфия тармагы һәрвакыт сәламәт амбицияләр, киеренке иҗади эзләнүләр, бүгенге һәм киләчәк милли кино турында кызу фикер алышулар белән аерылып торуы гаҗәп түгел. Соңгы вакытта кинемотаграф республика җитәкчелеге тарафыннан аеруча актив рәвештә хуплана. Кинемотаграфистлар үзләре дә бертавыштан иң якты проектларны тормышка ашырырга булышачак мөһим ярдәм чараларының берсе дип Башкортстан Башлыгы грантларын атый.

-Бездә кызыклы, якты, сыйфатлы киноларның күбрәк булуын телим. Төрле жанрдагы яңа фильмнар барлыкка килсен, тамашачыларның аларны карау мөмкинлеге булсын. Бу Көнбатыш белән каршылык фонында җәелгән акыллар өчен көрәш шартларында аеруча мөһим, - дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең постларының берсендә.

Соңгы биш ел эчендә шактый кинолар төшерелде. Алар арасында “Отряд Тоганок” (реж. А. Аскаров, 2021), “Беренче республика” (реж Ю. Йосыпов, 2019), “Кызылгы кызы” һәм “Башкортстанның җырлаучы әдбиләре” (реж. Р. Килмәмәтов, 2022”), “Гильза” (реж. Д. Абдрәшитов,2020), “Буран” тулы метражлы фильмы (реж. А.Аскаров, 2020), “Ел гаиләсе” (реж. А.Аскаров, 2021), “Шагыйрь көндәлеге” (реж. Б. Йосыпов, 2022), “Почтальон” документаль фильмы (реж. В. Исәндәүләтов, 2022), “Төньяк амурлары” мультипликацион фильмы (”Муха” студисе, 2023), “Авыл белән сынау” гаилә комедиясе (Карачай-Черкес республикасының “Домбайфильм” һәм Башкортстан” киностудияләренең уртак эше), “Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт.” (фильм төшерү өстендә режиссерлар командасы эшләде).

Ноябрь аенда тагын бер зур эш экранга чыгарга әзерләнә - “Фәрзәнә көнбатышка бара”. Проект Башкортстан республика мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Хәрби-патриотик картинаны танылган режиссер, Русия кинематографистлар берлеге һәм кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов җитәкчелегендәге команда төшерде.

“Фәрзәнә көнбатышка бара” фильмы Бөек Ватан сугышы елларында 400 сыердан торган көтүне немец-фашист илбасарларыннан азат ителгән Украинага җәяү куып алып барган Учалы районы үсмерләренең батырлыгына багышлана.

Фәрзәнә ролен башкаручы Әминә Сәлмәнова:

-2024 елда мин беренче тапкыр “Буренушка” спекталендә зур булмаган роль уйнаган идем. Әти видео төшерде һәм социаль чедтәрләргә урнаштырды. Бу роликны проектның кастинг-директоры күргән һәм мине “пробаларга” чакырды. Бу минем кинодагы беренче ролем, шуңа күрә барысы да яңалык. Мин процесстан чын-чынлап ләззәт алдым. Фильмнан соң тамашачыларда җылы хисләр генә калыр дип өметләнәм, -ди.

Фильм төшерү җәй көне тәмамланган, аның компьютер графикасы өстендә эш тә төгәлләнеп килә. Чын вакыйгаларга нигезләнгән “Фәрзәнә көнбашытка бара” фильмының премьерасы ноябрьдә планлаштырылган.

Автор: Эльмира Ибраһимова.

 

Читайте нас