Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 октябрь 2025, 11:39

Милли бию көне белән, дуслар!

Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында милли биюләрне популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 21 октябрьне республикада "Милли бию көне" дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Ул төбәк халыкларының мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.

Документ нигезендә төбәк Хөкүмәтенә ел саен уздырыла торган бәйрәмгә бәйле чаралар планын эшләргә кушылды.

Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында милли биюләрне популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Чагу чараларның берсе Чакмагыш районының беренче урта мәктәбендә уздырылды. Аны башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы Рәмзия Әлфәрит кызы Сәләхова оештырды.

21 октябрь – күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне. Ул – күренекле биюче, хореограф һәм балетмейстер, башкорт хореография сәнгатенә нигез салучы, башкорт халык биюләре ансамблен оештыручы һәм аның башлангыч сәнгать җитәкчесе, БАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшмәкәре, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты, «Мактаулы Билгесе» ордены кавалеры.

Фәйзи Гаскәров – халык биюләрен сәхнәгә чыгарып, аларны югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән бөек шәхес.Аның Башкортстан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше баһалап беткесез.

Милли бию – ул халыкның хис-тойгыларын һәм тарихын җиткерү ысулы.Ул кешеләрне, яшенә һәм социаль статусына карамастан, берләштерә. Биюләр уникаль йолаларны һәм холык гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

Укучылар  Фәйзи Гаскәровның мирасының алтын фондыннан  «Җиде кыз» лирик биюе тарихы белән танышты һәм зур экранда аны карау бәхетенә иреште.5 “в”, 4”в” сыйныфы укучылары сәхнәдә тамашачыларга халык биюләрен башкарды.

Милли бию көне белән, дуслар!

Автор фотолары

Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Милли бию көне белән, дуслар!
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас