

Ул сыйфатлы, якты сурәтләр, видеолар күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм тематик чараларның, театральләштерелгән тамашаларның һәм концертларның алыштыргысыз атрибуты булып тора.
15 октябрьдә район мәдәният йортында экранны презентацияләү чарасы узды. Анда башкалабыз Уфадан кунак – проект кураторы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ранис Рәис улы Алтынбаев катнашты. Ул чакмагышлыларны Башкорстан Республикасы Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова исеменән сәламләп, проектны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт җиткерде.
“Безнең максат – республиканың һәр район мәдәният йортында шундай экраннар булдыру һәм без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез”, – диде ул.
«Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты 2017 елдан тормышка ашырыла. Ул халык саны 50 меңгә кадәр булган торак пунктларда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга, мәдәният учреждениеләренең иҗади эшчәнлегенә һәм техник җиһазланышына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Урындагы мәдәният йорты» юнәлеше буенча федераль проект районыбызның авыл мәдәният учреждениеләре өчен ныклы ярдәм булды. 2018 елда әлеге проект ярдәмендә Юмаш авыл мәдәният йорты базасында күп функцияле Юмаш авыл клубы ачылды. Клубның матди-техник базасына ремонт ясалды һәм яңартылды. Заманча, уңайлы һәм техник яктан җиһазландырылган мәйдан Юмаш авылында гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен дә мәдәни тормыш үзәгенә әверелде. Биредә концерт һәм фестивальләр, мастер-класслар һәм бәйрәм чаралары уздырыла. Мәдәният йортына килүчеләр саны артты, яңа мавыктыргыч түгәрәкләр барлыкка килде, заманча тренажер залы һәм уңайлы балалар бүлмәсе эшли башлады. Клуб чын мәдәният учагына әйләнде.
Проектны тормышка ашыру моның белән генә тукталмады. 2022 елда «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында район мәдәният йортына заманча автобус алынды. Ул транспорт булып кына калмады – чынбарлыкта мобиль мәдәни үзәккә әйләнде. Автобус артистларны, мәдәни җиһазларны һәм волонтерларны районның иң ерак почмакларына илтергә, шулай ук күчмә чаралар, экскурсияләр һәм иҗат коллективлары гастрольләрен оештырырга мөмкинлек бирде. Шуның аркасында хәтта иң кечкенә авылларда яшәүчеләр дә хәзер мәдәни тормышта башкалар белән беррәттән катнаша ала.
Ә агымдагы елда «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча район мәдәният йортына зур диодлы экран сатып алынды, ул чаралар, онлайн-трансляцияләр уздыру мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте. Заманча техник җиһазландыру район мәдәниятен үстерүдә тагын бер адым булды. Залдагы уңайлы атмосфераны партия проекты буенча салынган яңа ковролин да тулыландырды.
“Хәзер тамашачылар сыйфатлы сурәт белән ләззәтләнә ала, ә оештыручылар — иң кыю иҗади максатларны тормышка ашыра ала”, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева.
Район мәдәният йортына шулай ук тавыш җиһазлары комплектлары һәм «Барыня» гармуны, музыка кораллары сатып алганнар.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, район хакимияте башлыгына һәм «Кече Ватан мәдәнияте»проектын тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Чараны матур концерт номерлары белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре бизәде.
Яктылык диодлы экран мәдәни-массакүләм чаралар уздыру сыйфатын сизелерлек яхшыртачак, мәдәни киңлекне уңайлырак һәм заманчарак итәчәк, тамашачыларны якты яңа тамашалары белән сөендерәчәк, дип ышанабыз.
Автор фотолары.