Мәдәни мохит
11 сентябрь 2025, 17:48

“Тамға" конкурсы финалистлары проектларын Уфада тәкъдим иттеләр

Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 54 дизайнер һәм оста үз проектларын жюрига тәкъдим итте.

“Тамға" конкурсы финалистлары проектларын Уфада тәкъдим иттеләр“Тамға" конкурсы финалистлары проектларын Уфада тәкъдим иттеләр
“Тамға" конкурсы финалистлары проектларын Уфада тәкъдим иттеләр

Башкорт милли костюмы осталарының халыкара конкурсында катнашучыларның эшләрен яклау “Атайсал” мәдәният үзәгендә узды. Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 54 дизайнер һәм оста үз проектларын жюрига тәкъдим итте.

– Бу вакыйга конкурс кына түгел, ә безнең этномәдәни мирасыбызны тирәнтен, һәрьяклап һәм сакчыл өйрәнү өчен мөһим платформа да, ул аны саклауга, аңлауга һәм киң аудитория арасында популярлаштыруга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Республика халык иҗаты үзәге директоры Салават Кирәев.

Катнашучылар биш төп номинациядә көч сынаштылар: “башкорт халык киемен реконструкцияләү”, “заманча автор костюмы”, “балалар костюмы”, “милли ювелир бизәнү әйберләре” һәм “аксессуарлар”.

Абруйлы жюри составына Башкортстан, Үзбәкстан, Польша һәм Кыргызстаннан 10 эксперт кергән, шул исәптән этнографлар, сәнгать белгечләре, реконструкторлар һәм танылган дизайнерлар. Комиссияне БР атказанган мәдәният хезмәткәре Ранис Алтынбаев җитәкли.

Конкурс көне иҗат лабораториясе белән тәмамланды, анда жюри әгъзалары катнашучыларга аларның проектларын эшләп бетерү буенча һөнәри киңәшләр бирделәр. Конкурс БР Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге тарафыннан үткәрелә. 

Чыганак: mgazeta.com

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас