

Армия мәдәнияте көннәрендә, 26 һәм 27 августта, Уфаның Совет мәйданында "Геройлар вакыты" IV Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы кысаларында концертлар узачак. Иң яшь катнашучы Саратовтан мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева булды. Аңа нибары 12 яшь, ә аның йөрәгендә тынычлык турында хыял яши. Үзенең җыры белән бу кыз өлкәннәргә хис-тойгыларын аңлатырга һәм "Безнең кечкенә планетаны" коткарырга тели. Аның җыры нәкъ шулай атала.
"Конкурста катнашу аша мин кешеләр бер-берсенә карата игелекле булсын һәм бөтен планетада тынычлык булсын иде дигән уй-фикерләремне ишеттерергә булдым", – ди Лиза.
Аның җыры абстракт фантазияләрдән түгел, ә кырыс чынбарлыктан туган.
"Саратовка дроннар очып килә. Бервакыт минем йорт янында шартлау булды, бик куркыныч булды, – дип уртаклаша кыз. Мин үз Ватанымны яратам. Дөнья читенә киткән булсам да, барыбер кире кайткан булыр идем. Саратовта минем йортым, гаиләм, дусларым. Алардан башка мин ничек яшәр идем, белмим”.
Лиза инде 4 җыр язган. Җырларына сүзләрне дә, музыкасын да ул үзе яза.