Мәдәни мохит
26 август 2025, 14:36

Музей белән студия килешүгә кул куйды

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музее Греков исемендәге Хәрби рәссамнар студиясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Вакыйга Уфада армия мәдәнияте көннәре кысаларында булды. РФ Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер билгеләп үтүенчә, ике мәдәният учреждениесенең багланышлары килешү имзаланганнан соң “очкынланып китәчәк":

- Бүген төп катнашучылар – ике уникаль музей. Үзәк хәрби мәдәният учреждениеләренең энҗесе – Греков исемендәге Хәрби рәссамнар студиясе һәм Башкортстанның энҗесе – Нестеров исемендәге сәнгать музее. Бу музейлар хезмәттәшлеге армия, мәдәният, бердәмлекне аңлата да инде.

Нестеров исемендәге сәнгать музее директоры Айрат Терегулов ассызыклаганча, грековчылар белән бергәләп эшләү яңа проектларга яшел ут бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, армия мәдәнияте көннәре кысаларында  Нестеров исемендәге музейда "Русияне яңадан ачабыз, бергә!" күргәзмәсе эшли,  анда Греков исемендәге Хәрби рәссамнар студиясе әгъзаларының әсәрләре тәкъдим ителгән.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас