

Уфада армия мәдәнияте көннәре кысаларында хәрби хәбәрчеләрнең түгәрәк өстәле узды. Катнашучылар арасында – “Башкортостан” ТРК танып белү программалары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова. Ул 10 тапкыр диярлек махсус операция зонасына барып кайткан.
— Бу командировкалар да, гуманитар миссия белән сәфәрләр дә, — ди Гүзәл Чулпан кызы. – Мин егетләр белән даими элемтәдә. Әгәр нәрсәгәдер ихтыяҗ туа икән, мин шунда ук сбор оештырам. Күптән түгел квадроцикл өчен шиналар һәм тәгәрмәчләр җибәрүне сорадылар. Бездә инде тулы бер система төзелгән. Сәфәр барышында без шулай ук геройларыбыз турында документаль фильмнар төшерәбез, бу безнең бурычыбыз.
Гүзәл Хәмитова әйтүенчә, сугышчан шартларда, ирләр коллективында ул үзен иркен хис итә.
— Минем бик аралашучан холыклы, – дип уртаклашты журналист. Һәм мин бик җиңел яраклашам. Беренче тапкыр килгәч, мин шундук биредә миңа ошаганын аңладым. Эш шунда ки, мин хәрби тематикада, хәрби фильмнарда үстем.
Сүз уңаеннан, бер көн алдан, 25 августта, Гүзәл Хәмитова РФ оборона министры урынбасары рәхмәтенә лаек булды. Бүләкне аңа Русия Герое Денис Чернавин тапшырды. Үз чиратында Гүзәл Чулпан кызы Чернавинга “Державный покров” иконасын тапшырды.
- Бу хәрби икона, – дип сөйләде Хәмитова. Ул Уфа артеле тарафыннан эшләнгән, мин аны сугышчыларыбызга алып барам. Ә конкрет Денис Юрьевичка бүләк ителгән икона күптән түгел Донбасстан тәре йөрешеннән кайткан. Ул анда бер айдан артык торды, аңа хәтта төтен исе сеңгән, без аны юмадык та. Бу икона гаять зур миссия башкара.