Мәдәни мохит
26 август 2025, 10:13

"Бер гомер җитми икән..."

"Спектакль күңелләргә үтеп керде!”

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында 36нчы театр сезоны ачылу уңаеннан “Бер гомер җитми икән...” спектакле истә калырлык чагу вакыйга булды. Һәм сезонны ачу өчен бу спектакльне сайлау очраклы булмады: нәкъ менә 2025 елның 25 августында, армия мәдәнияте көннәре кысаларында, тамашачылар патриотизм турындагы драматик поэманы рус телендә махсус версиядә карадылар.

Драматург Мөнир Кунафин пьесасы буенча БРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Рөстәм Хәкимов куйган постановка моңарчы ук тамашачыларның күңелен яулап өлгергән иде. Әмма сезон ачылышы һәм армия мәдәнияте көннәре контекстында аның яңгырашы аеруча көч һәм әһәмияткә ия булды. Бурыч, батырлык һәм тынычлык бәясе турында мәңгелек сораулар күтәргән спектакль бөтен алдагы сезон өчен югары планка биргән көчле сәнгать сүзенә әверелде.

Актерлар уены, җитди эчтәлекле режиссура һәм спектакльнең тирән мәгънәсе залда беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар зур батырлыкларда гына түгел, көн саен антка тугрылыкта һәм туганнарча теләктәшлектә чагыла торган батырлык тарихының шаһиты булдылар.

"Спектакль күңелләргә үтеп керде!” – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты тамашачы.  Ул миңа һәр көннең кыйммәте һәм үз идеалларыңа, бигрәк тә шундый катлаулы заманнарда, тугры булуның мөһимлеге турында искә төшерде".

 

Читайте нас