Мәдәни мохит
14 Май 2025, 16:11

“Китап-бәйрәм”дә балалар әдәбияты фестивале узачак

“Китап-бәйрәм”дә балалар әдәбияты фестивале узачак“Китап-бәйрәм”дә балалар әдәбияты фестивале узачак
“Китап-бәйрәм”дә балалар әдәбияты фестивале узачак

“Китап-бәйрәм” III Халыкара китап ярминкәсенең оештыру комитеты чакыруы буенча 30 майдан 01 июньгә кадәр Мәскәүнең “Формат-М» нәшрияты XIII " Укы! Бел! Чагу яшә!” балалар танып белү, үстерү һәм гамәли әдәбият фестивален үткәрәчәк.  Чара РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Фестиваль арт-терапия өчен уникаль киңлек булып тора, анда балалар иҗат дөньясына чума ала. Осталык дәресләрендә, техникаларда, чыгышлар темаларында Русиянең милли мәдәниятләре традицияләре чагылдырылган. Фестиваль һәм ярминкәнең яшь кунаклары белән очрашуга чакырылган язучылар очрашулар вакытында үзләренең берничә телдә басылган китаплары белән таныштырачаклар.

Әлегә балалар төрле техникадагы (пластилинография, традицион мамык уенчык, аппликация һәм сәнгать эшчәнлеге, фетрдан тегү, халык курчагы, агачта декупаж, кәгазь пластика техникасында открытка, җеп графикасы, скрапбукинг һ.б.) мастер-классларда катнашканда, ата-аналар, педагоглар һәм китапханәчеләр Мәскәү, Рязань, Курск, Салават, Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән гамәли иҗат китаплары авторларыннан методик һәм педагогик эшләнмәләр ала алачаклар.

Фестиваль программасы белән монда  танышырга мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас