БР Башлыгы инициативасы һәм БР Хөкүмәте ярдәме белән 30 майдан 1 июньгә кадәр Уфа “Китап бәйрәме” III Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак. Әлеге масштаблы проектны оештырган һәм үткәргән өчен “Иң укый торган төбәк” бөтенрусия конкурсын оештыру комитеты карары белән Башкортстан “Русиянең әдәби флагманы” статусына лаек булды.
Традиция буенча ярминкәне уздыру урыны башкаланың Совет мәйданы булачак. Катнашучылар сыйфатында инде Русиядән һәм якын чит илләрдән 100дән артык нәшрият теркәлгән. Гариза бирү кампаниясе апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Ярминкә кысаларында Русия Язучылар берлеге рәисе – беренче сәркатибе Владимир Мединский, Русия китап берлеге президенты Сергей Степашин, Русия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда һәм башкалар катнашлыгында зур эшлекле программа планлаштырылган.
Быелгы китап ярминкәсенең төп темасы – “Сүз көче”.