Мәдәни мохит
28 февраль 2025, 17:16

Курайчылар ансамбле өчен фирма логотибын сайладылар

Конкурс комиссиясе Артур Гыйльмановның эшен иң яхшысы дип тапкан.

Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеннән.Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеннән.
Фото:Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеннән.

БР дәүләт курайчылар ансамбленең үз фирма билгесе барлыкка килде. Логотип ясауга игълан ителгән конкурсның җиңүчесе Уфадан дизайнер Артур Гыйльманов булды.

2024 ел ахырында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе милли коллектив өчен иң яхшы логотип дизайнына конкурс игълан иткән иде. Ике ай ярым эчендә конкурс комиссиясенә 200гә якын эш кабул ителде, өстәвенә, безнең республика вәкилләреннән генә түгел, башка төбәкләр һәм хәтта Казахстан һәм Таҗикстан илләре кешеләреннән дә, дип хәбәр иттеләр филармониядә.

Тәкъдим ителгән вариантларны карап чыккач, конкурс комиссиясе Артур Гыйльмановның эшен иң яхшысы дип тапты.

– Логотипны булдыруга мине нәкъ менә курай музыкасы, аның яңгырашы илһамландырды, – ди  җиңүче. – Анда барысы да бар: башкорт халкының тарихы, төбәгебезнең матурлыгы, башкортларның күңел киңлеге. Эшемнең җиңүенә бик шатмын, шуның белән Башкортстанның беренче дәүләт курайчылар ансамбле тарихына үз өлешемне керттем.

– Конкурс шартлары буенча, логотип дизайны оригиналь, креатив һәм җиңел таныла торган, шулай ук универсаль булырга һәм милли дәрәҗәдә дә, халыкара дәрәҗәдә дә, рәсми документларда, чараларда, товарларда һәм реклама материалларында кулланырга тиеш. Җиңүченең эскизы барлык параметрлар буенча туры килде, ул кыска, кызыклы һәм аңлаешлы. Комиссия бертавыштан аның өчен тавыш бирде, – дип билгеләп үтте Башкорт дәүләт филармониясенең  директоры Алмаз Сәетов. 

Чыганак: resbash.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас