-5 °С
Болытлы
«Шушы көннәрдә яңа урындагы (Ленин урамы 26) «Китап» кибетендә Башкортстан матбугаты фотографларының иҗатына арналган күргәзмә ачылуда катнаштым. Китап сәүдәсе мәйданында бу күренеш бик аваздаш һәм аһәңле иде! Магазин иркен, зәвыклы, язылучыларга укучылары белән әңгәмәләшеп утырырга да махсус почмак булдырылган, күмәк китап сөючеләр белән иркенләп аралашырга да мөмкинлек бар. «Китап» шундый күркәм, заманча, башкалабызның тарихи үзәгендә булсын иде, дигән хыялыбыз тормышка ашты һәм мәдәни, мәгърифәти юнәлештә гөрләтеп эшли башлады», — дип яза ул.