Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 октябрь , 08:40

Авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр

Өлкәннәр һәм Укытучылар бәйрәмнәре уңаеннан Башкортстаныбызның мәдәният учакларында бихисап кичәләр, концертлар үтте. Нәкъ шундый ямьле чара Кушнаренконың Мәмәк авылында да бик күңелле үткән.

Авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр
Авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр

Мәмәк мәдәният йортының мәдәни оештыручысы, автор-башкаручы, ифрат талантлы шәхес Рида Минһаҗева хәбәр итүенчә, бик матур әдәби-мәдәни кичә оештырылган. Анда авылның ихтирамлы шәхесләре бик теләп катнашканнар.

«Бәйрәмне оештыруда ярдем иткән Марат Батыр улына, Дамир Җәлалетдиновка, мәдәният хезмәткәрләренә, ярдәмчеләремә ихлас рәхмәт! Бер күрешү — үзе бер гомер! Шуңа күрә дә, авылдашлар өчен мондый очрашулар нык кирәк. Ә инде укытучылар һәм өлкәннәр — һәрвакыт хөрмәткә лаек шәхесләр», — ди Рида апа.

Чарада җыр-моң да мулдан булган, "Өмет"нең "ВКонтакте" социаль челтәрдәге рәсми төркеменә видеоязмаларны да урнаштырдык.

Афәрин, мәмәклеләр! Бердәм, тырыш халык!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр
Авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: