Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары - Башкортстан Мәдәният министры вазифаларын башкаручы Әминә ШӘФЫЙКОВА һәм башкалар катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләгәннәр. Күңелле чара барышында халык спорт ярышларында һәм мастер-классларда катнашкан. Кызыклы бәйгеләр һәм мәдәни программа да күпләрнең күңеленә хуш килгән. Шулай ук кәсепчеләрнең ярминкә-күргәзмәсе дә зур кызыксыну уяткан.
Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, катнашучылар өчен 450 литр катык әзерләнгән булган, республиканың 14 районы үз ишегалларын тәкъдим иткән.
- Без - кушнаренколылар да әлеге бәйрәмдә катнашуга шатбыз. Кушнаренконың "Дуслык" фольклор коллективы белән килдек. Үзем бәйрәмнең ачылыш тантанасында "Бишегем Башкорстан" дигән җырымны башкардым. Бу җырым да иң матур ватанпәрвәрлек тойгылары белән иҗат ителгән. Бәйрәм исә бик күңелле һәм матур булды. Нык ошады, оешкан төстшә үткәрелде. Катык бит ул - табыннарыбызның зур сые. Ә кайнар ашка аны салсаң, тәмлелеге! Алга таба да дәвамлы булсын бу бәйрәм чарасы, - ди Кушнаренко районының Мәмәк мәдәният учагы мәдәни оештыручысы, танылган композитор, җыр-моң сандугачы Рида МИНҺАҖЕВА. - Безнең Кушнаренко якларында да катык ясаучы уңган хуҗабикәләребез бик күп. Элек-электән үк халык бит катыкны яраткан. Ююка гына "сыерлы көнең сыйлы" дип әйтмидер халык. Бәйрәмдә Гран-прины Дүртөйле районы алды. Үзебез дә Дипломнар белән бүләкләндек, сынатмадык.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.