Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 август , 22:04

Бал бәйрәме гөрләп үтте: Чакмагыш балы данын күтәрә халкыбыз

Чакмагышның Гаилә белән ял итү паркында 2 ел рәттән зурлап Бал бәйрәме оештырыла. Аны район халкы һәм кайткан кунаклар көтеп ала, гаять актив катнаша.

Бал бәйрәме гөрләп үтте: Чакмагыш балы данын күтәрә халкыбыз
Бал бәйрәме гөрләп үтте: Чакмагыш балы данын күтәрә халкыбыз

"Бал бәйрәме — җәйнең бу тәмле һәм татлы тәм-томның исе белән тулган иң якты чарасы!

Гаилә ялы паркында бүген зур умартачылар ярминкәсе оештырылды, анда һәркем чәчәк, юкә, карабодай балларыннан авыз итә һәм табигый продукция сатып ала алды. Аларның һәркайсы уникаль тәмгә һәм файдалы үзлекләргә ия.

Авыл җирлекләренең күргәзмәле өстәлләрне бизәүгә иҗади якын килүләрен күрү күңелле, аларны бал кортлары һәм балчылык продукцияләреннән сувенирлар, бизәкле кул эшләре, милли ризыклар белән бизәгәннәр.

Җирле җитештерүчеләр «Тәмле бал — махсус хәрби операциядә катнашучыларга» акциясендә катнаштылар. Юмарт умартачыларыбызга яугир ир-егетләргә даими ярдәм күрсәткәннәре, игелекле эшкә өлеш керткәннәре һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт. Сезгә ел саен бал муллыгы телим!

Ышанам, күргәзмә, балалар өчен мәйданчыклар, концерт номерлары, тематик фотозона Чакмагыш халкы һәм кунакларыбыз хәтерендә якты тәэсирләр калдырды», — дип хәбәр итә үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.

Бәйрәмдә авыл Советлары күргәзмәләрен оештыручылар лаеклы рәвештә бүләкләнде. Алар арасында иң матуры һәм бик оригиналь итеп әзерләнгәне — Үрнәк һәм Тайняш авыл Советы биләмәләреннән иде. Аблай авылының мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтовага тәкъдим иткән фотолар өчен рәхмәт. Аблай, Үрнәк, Көсәкәй һәм Киндеркүл уңганнары тырышлыгы, иҗади зәвыгы, гадәттәгечә сокландыра һәм таң калдыра.

«Өмет» өчен Юлай Низаев әзерләде.

Бал бәйрәме гөрләп үтте: Чакмагыш балы данын күтәрә халкыбыз
Бал бәйрәме гөрләп үтте: Чакмагыш балы данын күтәрә халкыбыз
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: