Җырчы Зилия Бәхтиева 15 һәм 16 августта Баймак районында Граф күле буенда узачак «Башкорт аты» фестиваленә чакыра.
"Хөрмәтле, ватандашлар! Бай эчтәлекле программага килеп, безнең җырларыбызга рухланып, дәртләнеп, күңел ачып кайтыгыз. 15-16 август, Баймак районы, Граф күле. Очрашканга кадәр!" - дип язган ул социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә.
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” фестивале Баймак районында ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык һөнәрләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атның баш саны артуга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.