Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 июль , 22:42

Бакалы керәшеннәренең «Сәнәкәй» ансамбле Питрауда чыгыш ясады

Ут күрше Татарстанның Мамадыш районының Җөри авылында 26нчы тапкыр зурлап Питрау бәйрәме үткәрелде. Анда Башкортстаныбызның Бакалы районы керәшеннәре дә лаеклы чыгыш ясады. 

Бакалы керәшеннәренең «Сәнәкәй» ансамбле Питрауда чыгыш ясады
Бакалы керәшеннәренең «Сәнәкәй» ансамбле Питрауда чыгыш ясады

«Безнең ансамбль җиденче тапкыр Мамадышка Питрау җыенына килә. Без ут күрше Татарстандагы керәшеннәр белән хәтта туганлашып беттек инде. Бик сөенәбез. Шундый күркәм тантана, бөтен карендәшләр бергә җыелганнар. Бәйрәмнәребез бик күп, әмма Питрау — иң көтеп алынганы ул», — дип бәян итте Бакалының Умир авылында эшләп килүче «Сәнәкәй» ансамбле җитәкчесе Светлана Васильева.

«Сәнәкәйләр» халык ансамбле инде 35 ел сәхнәдә чыгыш ясый икән. Алар репертуарында керәшен халкының төрле тематик җырлары тупланган. Ансамбль җырчылары, музыкантлары әңгәмәбез барышында шулай ук Башкортстанда да халык гореф-гадәтләрен үстерүгә зур игътибар бирелүен әйтте.

Юлай Низаев. Автор фотосурәтләре.

Бакалы керәшеннәренең «Сәнәкәй» ансамбле Питрауда чыгыш ясады
Бакалы керәшеннәренең «Сәнәкәй» ансамбле Питрауда чыгыш ясады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: