Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 июль , 01:12

Казанда башкорт туе йоласын сәхнәләштерделәр

Халыкларның туй йолалары элек-электән үк буыннан-буынга күчеп барган. Менә күптән түгел генә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Тормыш агачы» проекты кысаларында туй гореф-гадәтләрен күрсәтү кичәсе үтте.

Казанда башкорт туе йоласын сәхнәләштерделәр
Казанда башкорт туе йоласын сәхнәләштерделәр

ТР атказанган врачы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, башкортларның Казандагы милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Гали Хәсәнов белән дә сөйләшеп алырга булдым.

– Түбән Кама шәһәренең «Сал Урал» ансамбле белән берлектә Казанда гомер иткән башкортлар милли туйны сәхнәләштерделәр. Без импровизация ясап, алдан әзерләнмичә чыгыш ясадык. Әлбәттә, арабызда яшьләр булуы да куандыра. Гомумән, татарлар, башкортлар һәм башка бик күп милләтләр Казаныбызда үзара дуслыкта, бердәмлектә гомер итәләр, – дип сөйләде әңгәмәдәш. Шулай ук ул аралашу вакытында тумышы белән Башкортстаннан булган, әлеге вакытта Татарстанда яшәгән якташларның да бер-берсе белән аралашып, кирәк чакта ярдәм кулы сузып, бердәм яшәүләрен ассызыклады.

Юлай Низаев. Автор фотолары.

Казанда башкорт туе йоласын сәхнәләштерделәр
Казанда башкорт туе йоласын сәхнәләштерделәр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: