Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 июнь , 09:09

Иске Камышлы китапханәсе гөрләп тора

Кушнаренко районының Иске Камышлы авылы модельле китапханәсенең китапханәчесе Айгөл Нуриәхмәтова күптөрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар еш үткәрә. Җирлек халкы да бу булдыклы ханымны ихлас хөрмәт итә.

Иске Камышлы китапханәсе гөрләп тора
Иске Камышлы китапханәсе гөрләп тора

Мәсәлән, мәктәп яны көндезге лагерендә ял итүче балалар китапханәгә килеп белемнәрен арттыралар. Шулай ук китапханә, китап хакында мәгълүмат алалар.

Шулай ук китапханәче җирле мәдәният учагы белән берлектә дә күпсанлы очрашулар, кичәләр оештыра. Аларның һәркайсы авылның мәдәни мохитен җанландыра, камышлыларга һәм тирә-як авыллары халыкның әдәби-мәдәни зәвыгын күтәрә.

Фото: Иске Камышлы авыл китапханәсе

 

Иске Камышлы китапханәсе гөрләп тора
Иске Камышлы китапханәсе гөрләп тора
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: