Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 июнь , 12:02

Илдар Абдразаковка – югары бүләк

Русия Федерациясенең дәүләт премиясенә лаек булды ул. 

zaryadyehall.ru
zaryadyehall.ru

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Илдар Абдразаков ватан һәм дөнья музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Русия Федерациясенең дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Абдразаков Илдар Әмир улы Уфада туган. Җырчы – “Грэмми” премиясе иясе, Италия һәм рус операсының танылган остасы. Ул дөньяның иң эре опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясый, социаль әһәмиятле чараларда һәм хәйрия концертларында катнаша.

Илдар Абдразаков – Елена Образцованың Халыкара музыка академиясенең сәнгать җитәкчесе. Ул 2016 елда яшь талантларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фондын оештырды. Фондның иң билгеле проектларының берсе – Илдар Абдразаковның Халыкара музыка фестивале. Аның кысаларында Русиянең барлык төбәкләрендә һәм дөньяның 40 илендә концертлар, спектакльләр, хәйрия программалары, мастер-класслар оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: