Республикада Башкорт дәүләт курайчылар ансамбле оештырылды.
Бу хакта бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Тиешле указ бүген имзаланган.
– Мәдәният буенча советта Башкорт дәүләт курайчылар ансамблен төзү турында күп мөрәҗәгатьләр булды. Без Әминә Ивниевна белән бездә нинди потенциал барлыгы турында фикер алыштык. Мәктәпләр дә, бик көчле артистлар да бар, – диде Радий Фәрит улы. – Бүгенге көнне Башкортстанда Курайчылар дәүләт ансамбленең туган көне дип санарга мөмкин.
Радий Хәбиров мәдәният министрына республика көнендә “без бу ансамбльнең иҗатыннан ләззәтләнә алсын өчен” оператив рәвештә коллектив базасын булдырырга кушты.