Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 октябрь 2023, 22:07

Уфа кызы – “Ну-ка, все вместе!” проектында

"Мине сәхнәгә алып килгән тормыш борылышларына рәхмәтлемен", – ди җырчы.  

https://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

“Россия” федераль телеканалында “Ну-ка, все вместе!” вокаль проектының бишенче сезоны бара. Анда Башкортстаннан Әлфия Нигъмәтуллина үз көчен сыный.

Чираттагы тапшыруда Уфа кызы швед башкаручысы һәм “Евровидение” җиңүчесе Лоринның “Euphoria” җырын башкарды. Нәтиҗәдә 98 тавыш җыйды.

“Баттлар” ярышында ул көндәшеп үтеп китте һәм финалгы чыкты.

Шунысын да әйтергә кирәк: быел төп призның суммасы – 5 миллион сум.

31 яшьлек Уфа кызы бәләкәй чактан ук җырлый һәм 3 яшендә сәхнәдә чыгыш ясый башлаган. Бу юлы ул тавышының күптөрлелеген күрсәтеп, жюрины сокландыра алды.

Әлфиягә уңышлар телибез!

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: