Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 сентябрь 2023, 15:23

Театраль Идел буе чакыра

Быел ул бишенчегә үткәрелә.

15 сентябрьдә “Театраль Идел буе” Идел буе федераль округының балалар һәм үсмерләр коллективларының V фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров карамагында үткәрелә.

“Театраль Идел буе” – зур масштаблы фестиваль. Узган сезонда ул 8 меңнән күбрәк катнашучыны һәм 200 мең тамашачыны берләштерде.

Фестивальдә үзешчән балалар коллективлары да (6-17 яшьлекләр), яшьләр коллективлары да (18-35 яшь) катнаша ала. Төбәкләрдә сайлап алу этабында катнашу өчен фестивальнең сайтында гариза калдырырга кирәк: театральноеприволжье.рф.

Финалга 28 спектакль чыгачак – 14 төбәкнең һәрберсеннән бер балалар һәм бер яшьләр коллективы сайланачак. Экспертлар спектакльләрнең видеолар рейтингын төзиячәк. Жюри шулар нигезендә тавыш биреп, җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: