Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 июль 2022, 15:00

Сандугачка Алмагач

Ришат Төхвәтуллинның җырларын яратучылар күпме безнең арада?

Хөрмәтле вә гыйззәтле жыр-моң сөюче дусларым һәм, гомумән, иҗат дигән серле дөньяның тылсымлы нурына, юмарт июль кояшына коенгандай коенасыгыз килгәндер инде! Мөгаен да шулайдыр!

Чөнки сәхнәләрдәге, ачык һавадагы ихлас чыгышларны сагындырды бит әле! Менә шундый җылы һәм якты җырчыбыз Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның "Сула" дигән унынчы мизгел тамашасын караганнан соң туган якты уй-кичерешләрем белән үз йөзе булган, укымлы мәкаләләре белән күңелләрне имләгән, киләчәккә зур өметләр баглауга дәртләндергән гәзитебез – Башкортстанда яшьләр өчен татар телендә нәшер ителгән «Өмет» гәзитендә укып кинәнә торыгыз! Янә дә аның быел, Алла боерса, ис китмәле хозур табигатьле – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында хәйрия концерты узачак! Һәм ул концертын үткәреп, мохтаҗ балаларга ярдәм итәчәк, шулай ук авыл мәчетенә, балалар бакчасына да булышачак. Ул һәрчак авылының патриоты! Шуна быелгы концертын да, гадәттәгечә, авылына багышлап, “Авылым” (Розалия Төхвәтуллина сүзләре һәм көе) жыры белән башлады һәм, әлбәттә,“Сәлам юллыйм сина туып-үскән авылым Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым!” белән тәмамлады.

Ришатның “Сула” дип аталган быелгы мизгел тамашалары да, рәхәтләнеп сулаган кебек, бер тында гына үтте дә китте! Иң беренче, ни өчен бу мизгел концертының “Сула” дип аталуы кызыксындырадыр. Күпләр моны пандемияга бәйләгәннәрдер. Глобаль күзлектән караганда, шулай. Ә чынында исә монда хисләр гармониясе, ике гашыйк йөрәкнең саф мөхәббәте, ихлас союләре хакында. 

Менә сәхнәгә төп-төз басып, ике кул канатын җәеп Ришат Төхвәтуллин килеп чыкты һәм дәртләнеп “Авылым” дигән яңа җырын җырлап та җибәрде! Зал гү итеп кул чабып бетүгә, үзәкләргә үтерлек итеп “Әни кочагы” дигән җырын сузып-сузып башкарды! Сез клибын да күреп өлгергән булгансыздыр әле. Клибында Ришатның бәләкәй чагы тулысынса чагылыш тапкан. Бу җырны тыңлаган һә кем әни кочагының ни тиклем назлы, рәхәт, йомшак икәнлеген тойгандыр! Әни кочагыннан чыгып, буй житкергәч тә, үзаллы яши башлагач та, туганнар, кода-кодагыйлар да бер-берсе белән бертуганнар кебек аралашып яшәсәләр тагы да күркәмрәк була! Барлык туганнарга багышлап “Туганнар” җырын шундый оста итеп башкарды Ришат. Ул укытучыларының, остазларының да кадерен белә! Иң беренчеләрдән булып үзен җыр башкару серләренә өйрәткән, канат куйган Октябрьский музыка колледжы укытучысы Галия Закир кызы Мусинаны, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә вокал буенча югары белем биргән профессор Сәгыйтова Фәрзанә Фаткулла кызын һәрчак олы хөрмәт белән телгә ала. Быелгы мизгел концертында Галия Закир кызының талантлы укучысы булган, Башкортстанның Чакмагыч районы егете Линар Шәймөхәмәтовны үзенең төркеменә алды. Линар тышкы кыяфәте белән дә, тавышы буенча да Ришатның үзенә охшап тора, синтезаторда да бик оста уйный. Концертны аның җырлары дәвам итте. Аннан сәхнә солтаны Ришат “Әдрән диңгез”не искитмәле оста итеп башкарып, үзенең ягымлы тавышы белән җиде диңгез айкаттырды! 

Ришатның үзенең концертларын үзе алып баруы бигрәк тә отышлы һәм хуплауга лаек! “Сарман вальсы” җыры алдыннан милли традицияләр турында сөйләде. Бу матур алым булды.

Быелгы концерт мизгелендә Ришатның төркемендә яңа баянчы егет эшли, ул – Яр Чаллыдан Виталий Анисимов. Аның оста итеп баянда уйнавында берничә номер булды. “Үгетләмә, иркәм!”не саф баян көйләре астында башкарды. “Буген исеңә төшмәсә”, “Ашхабад”, “Эй, дусларым, дусларым” дип бырлап бетүенә Ришатның алдына сәхнәгә бер бәләкәй кыз очып төште дә, чәчкә гөлләмәләрен тоттырды. Әлеге концерттагы иң беренче чәчкә гөлләмәсе булды ул! Менә бит ул алмагачның серле гыйльләсе!

Быелгы мизгел тамашасының янә бер матур бизәге – оста хореограф Маргарита Гандалипова житәкчелегендә эшләп килүче “Салават” бию академиясе балалары чыгышы булды. Искитмәле тырыш һәм талантлы балалар заманча биюләрне дә, башкорт халык биюләрен дә зал тутырып биеделәр һәм көчле алкышларга күмелделәр! Алар Ришатның Уфада гына түгел, Казандагы концертында да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар!

Ришат “Сула” дип аталган быелгы мизгел концертын да үзе алып баргач, һәр сүзенә дикъкать белән карады: “Күрәзәчеләргә ышанасызмы? Ышансаң да, ышанмасаң да, миңа “Гомерең ике республика арасында үтәр” диделәр, кайда гына булсам да, кайда гына торсам да, барыбер үземнең туган ягым – Башкортстаным, газиз авылым – Карамалы-Гобәем һәрчак күңелемнең иң түрендә!” – диде дә, ап-ак костюмы белән яшел камсат бүрекне киеп тә алды һәм башкорт халык жыры “Кара юрга”ны дәртле итеп җырлый да башлады. 

Икенче өлеш “Салават” балалар бию академиясе башкаруындагы башкорт халык биюе белән башланды! Линар Шәймөхәмәтов (ул хәзер инде Ришатың укучысы) “Каеннар” жырын шундый дәртле итеп жырлавына барлык музыкантлары да биемичә тора алмадылар.

Ришатның “Сагышлы күңел”не җырлаганында ягымлы тавышы, моңы мең төрле яңгыраш алып, күкләргә очыра, елга-күлләр, диңгезләр тетрәндерә! Чәчән телле булсам да, мин аны язып кына аңлатып бирә алмыйм, эчке йөрәгең белән тоерга кирәк. Шуларның берсе Линар Шәймөхәмәтов белән “Талларым”ны бергәләп җырлау булгандыр. Бу җырның логик дәвамы булган “Агым су”ны Ришат шул тиклем яратып җырлады һәм ул җырны башкарыр алдыннан үзенең бу җырга мөкиббән, үзенең иң яраткан жыры булуы хакында сөйләде. Әйткәндәй, Уфадагы концертында бер тамашачы үзенең ничек “Агым су” жырын тыңлап, озак авырганнан соң аякка басуы хакында бәян итте. 

Камал да сәхнәгә ап-ак костюмда, кош сыман очып чыкты! Туры мәгънәдә очып, чөнки ул җырлар алдыннан трюк күрсәтеп биеп алды. Әйтергә кирәк, 12-13яшьлек Камал (Камил Вәлиев) мәктәптә дә яхшы укучылар исәбендә, Ришат белән гастрольләргә чыгып өлгерә. Бүген укытучысы белән “Бие-бие, бас!”ны жырлаганда “Салават” бию академиясе аның янында, пешкән кызыл алмалардай тәгәрәшеп, тыпырдашып, очып биеделәр генә! “Чишмә моңы”н да укытучысы белән йөрәкләргә үтәрлек итеп” башкардылар. 

“Яратканым бер генә!” Кемнең генә шундый кадерле сүзне ишетәсе килми икән. Шул тиклем аһәңле, мәхәббәтле җыр бит ул! “Тулган ай” синең көнеңне ямьләп, тормышыңа тәм һәм бәхет ачкычлары булып, илһамлап торырга тиеш. Жыр булгач, шулай булсын ул! 

Жыр-моң яратучы укучыларым, сез күргәнсездер инде “Төтеннәр” жырына төшерелгән клипны. Быелгы мизгел концерты арасында төшерелгән иң матур клипларның берсе ул! Нәкъ шушы жырында тамаша залында берничә пар вальс әйләнделәр, менә бит җырның тәэсир көче! “Туган тел” жырына Ришат үзенчәлекле төсмер биреп, яҗача бизәгән.

Шулай итеп, “Сула” дип аталган Ришат Төхвәтуллиның быелгы мизгел концерты ике өлештән торып, шундый күтәренке рухта тәмамланса да, һәрбер концерт залында (Русиянең куп төбәкләрен урап чыктылар, Башкортстан белән Татарстанны икешәр кат диярлек әйләнеп чыксалар да), тамашачылар яраткан жырчысын тиз генә чыгарып җибәрәсе килми торды. Шуна Ришат быелгы мизгел тамашаларына өченче бүлекне дә тәкъдим итте һәм анда өч хитын жырлады: “Мәхәббәтем” , “Аккошлар мәхәббәте”, “Сандугачка Алмагач”. 

Быелгы концерт мизгелендә Ришат үзендә баянчы булып бер ел гына, әмма берәгәйле эшләп өлгергән виртуоз музыкант – Айнур Фатихов истәлегенә «Башкортстан” концерт залында үткәрелгән концертны да оештырды. Аның әти-әнисе, аларның якын дуслары, Башкорт дәүләт филармониясе артислары да катнашты һәм югары дәрәҗәдә үтте. Шулай ук Ришат быелгы иҗат мизгелендә якташы (Туймазы районының Байтал авылынан), ток сугуы аркасында ике кулын да югалткан Илназ Дәүләтов исемле малайга кул протезы алышуга булышлык итәр өчен бик күп рекламалар эшләде һәм ул малайга хәзер ясалма кул куйдылар. Бу да мәрхәмәтлелек күрсәтү.

Ришатның быелгы концерт мизгелендә элек биегән оста биюүчеләре: Ләйсән Хафизова һәм Марина Самбаеваларга Азамат Заһиров өстәлде һәм аларның өчесе дә бик шәп бииләр. Музыкантлары да алыштыргысыз! Дашгын Ибраһимхәлилне генә алыйк, аның өздереп дүрт кыллы музыка коралында уйнавы күңелләрне гөлт иттереп, берчә дәртле, берчә салмак көйләр дулкынына чорный. Шулай ук Ренат Рисмәтов җиде кыллы гитара кылларын чиртеп жибәрсә, күкнең жиденче катына менеп киткәндәй буласың. Концертның саунд продюсеры Мердан Бәшимов, сәхнәне утлар белән бизәүче Илнар Гилметдинов, тавыш операторы Айнур Зиязетдиновлар да эшләрен намус белән башкардылар. Ришатның һәр яктан да уң кулы булган Эмиль Уелдановның да өлеше зур. 

Гомумән, Ришатның быелгы мизгел концерты уңышлы тәмамланды һәм бу программада яңгыраган һәм тагы да яңа жырлар өстәлеп, 30 июльдә Туймазы районынының Карамалы-Гобәй авылында, Өсән буенда ачык һавада “Сула” дип аталган хәйрия концерты үтәчәк. 

Нәкыя Искуҗина, филология фәннәре кандидаты, доцент.

Читайте нас: