Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
1 декабрь 2025, 12:40

Челпәрәмә килгән өметләр... (булган хәл)

“Иреңә бу хакта әйтәсе булма, алар бу мәсьәләгә четерекле карый..." - диде миңа бер хатын. 

Ясалма фәһем.
Фото: Ясалма фәһем.

Беркөнне Зиләгә университетта бергә укыган ахирәте  Гөлназ очрашып сөйләшик әле дип шалтыраткач, ул бераз аптырап калды. Бергә укыган елларда дуслыклары ныгып, арытаба да дәвам итте. Хәзер инде гаиләләре белән аралашалар, 10 көн элек кенә Зиләләрдә очрашып, кич утырганнар иде.

Зилә мәгариф министрлыгында эшли, Гөлназ – колледжда укытучы. Министрлыкка якын урнашкан паркта төшке ашка тәнәфес вакытында күреште алар.

–Берәр нәрсә булдымы әллә? Язасың килмәде, телефоннан да әйтмәдең, – дип сүзен башлады Зилә.

–Минем сиңа бер серемне сөйләп, киңәш сорыйсым килә. Хәтерлисеңдер, 2 ел элек мин гинекология бүлегендә ятып чыктым.

–Әйе, син бик җиңел операция, операция дә түгел, процедура дигән идең аны. Нибары 3 көн ятып чыктым дигәнең хәтердә.

–Юк шул, Зилә, мин анда 7 көн ятып чыктым. Әйтүемчә, ул җиңел процедура иде, андыйларны бүлектә генә ясыйлар. Башта чират җитүен озак көттем, “экстренный” авырулар, җитди операцияләр  баштарак ясала.  Шулай итеп, каталкада алып киттеләр мине. Наркоз кадаганнары истә, аннары икенче көнне генә уянып киттем. Палатадагы хатыннар (алар да төрле операцияләрдән соң) сумкамнан телефонымны алып бирде, су эчерделәр. Мин шок хәлендә идем. Чөнки мин кичерәсе процедура абортка охшаш, аңардан соң шунда ук уяналар, һәм гадәттә шул ук көнне кайтып та китәләр. Өйгә шалтыраттым, табиб әле палатага кереп хәлемне белмәде, дидем. Табиб керде, һәм аның сүзләре минем өчен аяз көнне яшен суккандай яңгырады. Эш шунда: мин бу процедурага язылгач, төрле мәшәкатьләр белән 2 ай үтеп киткән иде. Анализлар җыеп, аннары табиб отпускага китеп. Кыскасы, шул кыска вакыт эчендә полип тәүге УЗИд күрсәткән зурлыгыннан тагын да ныграк үскән һәм процедура вакытында кан китә башлаган, медиклар мине ашыгыч рәвештә операционныйга алып киткән. Кыскасы, аларга минем аналыгымны алып ташларга туры килгән, – бу сүзләрне Гөлназ авырлык белән әйтте.

Бу сүзләрне ишеткән Зилә кинәт кычкырырга теләп, авызын каплады.

–Операция ясаган табибә берчә гафу үтенгәндәй сөйләште минем белән, күп кан югалтудан сез операция өстәлендә үләр идегез, диде. “Сезнең бит балагыз бар, әйеме?” – дип сорады ул, өметләнеп. Алар моны хастаханәгә ятарга килгәч тутырыла торган документтан белә ала. “Әйе, 9 яшьлек кызым бар, без ирем белән тагын әти-әни булырбыз, дип хыялланган идек”... – дидем мин. Табибә көрсенеп чыгып китте, мин нишләргә белмичә ятып калдым.

“Иреңә бу хакта әйтәсе булма, алар бу мәсьәләгә четерекле карый, диагнозыңны әйтсәң, син аның өчен чын-чынлап хатын-кыз булудан туктаячаксың. Балагыз  да бар икән, Аллаһка шөкер”, – диде бер өлкәнрәк яшьтәге хатын. “Моны яшереп буламы соң ул?” – дидем мин ул апага, күз яшьләремә буылып.

Киңәш биргән хатынның кайчандыр сеңлесе шундый хәлдә калган икән.  Аена бер күрем көннәре булган кебек кылана ди,  балалары да бар, бүгенге көндә алар бер дигән яшәп яталар, ди. Ә, имеш, серен иренә әйткән булса, бәлки, ул икенче көнне үк гаиләдән чыгып киткән булыр иде?

Гөлназны иренең гаиләдән китү ихтималы куркытмый, ул иң элек башкача әни булалмаудан өзгәләнә, йөрәге астында җан яралып, йөкле була алмаячагын аңлау аның күңелен телгәли...

–Шулай итеп, хастаханәдән чыккач, Рөстәмгә әйтмәдем. Ә әле заводларында бергә эшләгән бер иптәшенең игезәк уллары туган, мөгаен, шул бәхетле ирдән күрептер, әйдә, без дә икенчегә бәби алып кайтыйк, ди миңа. Безгә инде тиздән 35 яшь, сәламәтлегебезне тикшертик, кешеләр 40та да икенче, өченче тапкыр әти-әни була, тәвәккәллик, ди. Әйт әле, Зилә, менә син минем урында нишләр идең?

Зилә беравык эндәшми торды.

–Кеше серен саклый беләм мин, бусы да миннән чыкмас. Ә инде синең урында булсаммы... Мин алай булдыра алмас идем. Барын да иремә сөйләп бирер идем, бәлки, дәваханәдән чыккач та ачылмасам да, соңрак ул хәлне аңлатыр идем. Шул гомер газап утларында янып, кыланып яши алмас идем. Киңәш тә бирмим. Син үзең хәл итәргә тиеш.

–Әйе, син хаклы, Зилә. Дөрес әйтәсең. Тик кайлардан гына ул көч һәм кыюлыкны табарга икән соң? Ничә ел ялганлап яшим бит. Үз хаталарыңны тану бик авыр шул, авыр...

Зөлфә Гыйззәтуллина.

 

 

Читайте нас