Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 сентябрь 2025, 08:22

"Яшка... Озаттык сине, түзә алмыйча, елап.."

"Күңел" радиосы алып баручысы Рушат Зиннәтов СВО зонасында һәлак булган якын кешесен соңга юлга озатуы турында яза. 

"Яшка... Озаттык сине, түзә алмыйча, елап.."
"Яшка... Озаттык сине, түзә алмыйча, елап.."

Көзгә атлап кереп барабыз… Шул арада, кайгы ишеген янә шакыйбыз... Авылдашыбыз-дустыбыз-Даниярыбызны батырларча соңгы юлга озатабыз... Киттең барып кайтам дип… Җинеп кайтам туган якка дип. Кулыңнан кысып саубулашкан идем... Кайтырсың да , бакчада тагын курешербез дип көткән идем… Балачакта уйнап устек, Күрше булып йөрештек… Әй, ул чөгендер яфраклары, кистек! Каршы басуда чаңгыларда узыштык. Кызык идең үзең... Тырыш гаиләдән идең үзең, Шул афәтне барып татыдың, үзең, Шул очракта ниләр күрде икән күзең? Андагы безнекеләр өчен булдың син «ЯШКА» Безнең өчен син бит горур Яхин! Озаттык сине бик күпләп, җыелып, түзә алмыйча елап... Урының булсын җәннәттә, авыр туфрагың булсын җиңелдә! Позывной «ЯШКА», мәңге безнең истә калырсың син, дустым-күршем Яхин! Яшьтәшем, авылдашым, күршем, батыр-героебызны соңгы юлга озаттык. Син мәңге безнең йөрәктә булырсың. Якыннарыңа, әти-әниеңә, балаларыңа сабырлык, түземлек, дип яза алып баручы. Чыганак:@TodayKazan @TatarToday

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас