Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
9 сентябрь 2025, 21:28

Күпердән елгага очып төшкән ир-атны тапканнар

Танып елгасында гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары баткан ВАЗ-2112 автомобилен тапкан.

Исегезгә төшерәбез, 7 сентябрьдә машина зур тизлектә төзелеп килүче күпер аша очып, суга төшкән. Коткаручылар автомобильне 2,5 метр тирәнлектә су асты камерасы ярдәмендә генә таба алган. Кызганычка каршы, автомобильне судан чыгарганда салонда һәлак булган водитель табылган.

чыганак: Ufa_Rb/Новости

Автор: Радиф Фаткуллин
Читайте нас