Юл фаҗигасендә гаепләнгән шофер Ришат Гаскаровны, ирегеннән биш елга мәхрүм итеп, гомум режимлы зонадагы тоткыннар утыра торган камерага кертеп яптылар. Ул култык астына кыстырган матрасы белән камера ишеге алдына барып басты. Тәнендә энә төртерлек тә урын калмаган тынчу камераның аскы нарындагы амбал яткан урыныннан сикереп торып утырды да: – Нәрсә, гомергә туймас байларны баетам дип, ничә адәм баласының башына җиткән йолкыш синмени ул?! – дип, Ришатның йөзенә чәй сосласы сипте һәм камерадаш бер зекка ымлады. Ул, Ришат янына килеп, уң як колагына сугып җибәрде. Танавыннан һәм колагыннан кан китте. Аны сөйрәп параша кырына китереп салдылар. Бу камерадагы ристаннар Ришатның нинди җинаять кылып хөкем ителгәнен каян ишеткәннәр икән соң? Ул, аңына килеп, танавындагы укмашып каткан канын җиңе белән сөртеп, алды. Үткән вакыйгаларны искә төшереп, җаны әрнеде, күзләренә яшьләр тулды. ...Армия сафларында хезмәтен тутырып кайткан Ришат шәһәренең 1836 санлы автоколоннасына реф-рижератор шоферы булып эшли башлады. Колонна шәхси кулга күчкәч, начальнигы И. Конкин бу басынкы, эшен сыйфатлы һәм төгәл башкаручы Ришатны, кыскартылуга эләктермичә, эш урынын саклап калды. Яңа ел бәйрәменә 15 көн кала Ришат автоколонна начальнигына гариза тотып керде, өйләнәчәге турында хәбәр итте һәм чираттагы ялына җибәрүләрен сорады. Яраткан кызы Фәнилә белән армиягә киткәнче үк танышлар иде. Колонна хуҗасы Ришатны туена чаклы Пермь краеның Оса шәһәренә рейска барырга ризалаштырды. Ара ерак кына, әйләнеп кайтулары белән мең чакрым тирәсе. Иртән юлга чыгар алдыннан диспетчер кыз Ирина Ришатның кабинасына бер катыргы тартма чыгарып утыртты. –Берәр тукталышта калдырып китәрсең әле? Офисны нык пычраттылар, – дип сөйләнде ул. Юлга кузгалуына 2–3 сәгать үтүгә, күзе тартмага төште, бу вакытта ул Барда районына җиткән иде. Автомобилен туктатып, тартманы кабинасыннан алып чыгып, ачып җибәрде. Тартма эченнән мәче, аның артыннан ике баласы атылып чыгып, каршы якка чаптылар. Югары тизлектә килгән бер иномарка өчесен дә изеп китте. Бу коточкыч күренешне күргән Ришат биредән тизрәк китү ягын карады. ... Ике бала анасы Тамара, ире Гаврил бүген дә эчеп кайтып тавыш чыгарачагын сизеп, биш яшьлек улын һәм бер яшьлек кызын киендереп, Чернушка поселогы тукталышына алып чыкты. Аның планы Елпачихада яшәүче әнисе янында берәр атна тору иде. Тукталышка килеп җиттеләр. Улы бер дә тик тормый. Әле тегендә бара, әле монда килеп зыян эшли. Күздән ычкындырдыңмы, нәрсәдер көт тә тор. Ришат Оса шәһәрендә йөген бушаттырып, яңа товар төятеп кайту өчен Чернушкага җитеп килә. 20 тонналы фура сәгатенә 90 км тизлек белән алга җилдерә. Ул буласы туен уйлап, планнар корып, туганнарына, дус-ишләренә чакыру кәгазьләрен җибәрү турындагы уйларга чумган... ...Тамара Алигын тотып кала алмады, кызын күтәргән килеш улы артыннан юлга атылды, ерак кына күренгән машина уты бик якын булып чыкты. Алар өчәүләп машина астына кереп китте. Бары тик ана кешенең ачы авышы гына ишетеде. Ришат аларның күләгәләрен генә күреп калды, тормозга басу бер төрле дә нәтиҗә бирмәде, инде соң иде. Тамараның ике баласы белән якты дөнья белән хушлашуы һәм мәченең ике баласы белән фаҗигале үлеме язмышларның үчләшеп шаяруымы, әллә алыш биреш итүеме? Әллә бу фани дөньяның серле йомгагымы? Безгә билгесез. Әллә язмышлардан узмыш юкмы?.. Ришатны хөкем тырнагыннан колонна начальнигы Конкин яллаган адвокатлар да коткарып кала алмады. ЮХХДИ Ришатны руль артында йоклап киткән дигән карар чыгарган. Беренчедән, ул Осла шәһәрендә кунакханәдә ял итеп кунарга тиеш булган, икенчедән, тормоз юлын үлчәп тикшергәннән соң, Тамара улы, кызы машина астына кереп киткәч кенә тормозга басканлыгы ачыкланган. Өченчедән, кышкы буранлы кичтә тукталышта бер шаһит та булмаган...
Борис Мәгъсүмов.
Борай районы.