(Ахыры. Башы 37 нче санда).
Әхмәт бер атна аек булып, Айгөлне куенына алып, яратып яшәде дә, икенче атнада үзе кебек үк хәмердән аңнары томаланган кызларны Айгөл белән икесе яткан постельгә алып кайта башлады. Җитмәсә, әлеге фәхишәләр каршында Айгөлдән аякларын юдыра. Аннары аны икенче бүлмәгә бикләп куя да, теге кызлар белән мәхәббәт уеннарын башлый. Мәчеләр кебек чинап, акырып, әллә ниләр кыланып яратышалар шунда. Бу хәлләр көннәр, атналар, айлар буе дәвам итте. Айгөл картайды, ябыкты. Мәктәптә эшләвен дәвам итсә дә, андагы укытучылардан, укучылардан кыенсынды. Үз хәлләрен беркемгә дә сөйли алмады, сөйләргә теләсә, теле бәйләнмәде. Кайнанасы Клара башта кино караган сыман мыскыллы елмаеп, аларның тормышын читтән генә күзәтә иде. Соңрак улының исереп кайтуына аның да эче поша башлады. Ялгызы ике баланы аякка бастырып, икесен дә эшкә урнаштырып, тормышы җайланганга сөенеп кенә йөри иде. Ул кадәр хәмер белән дә дуслыгы юк иде бит улының. Шуңа күрә алай итеп, тегеләй итеп, таксига булса да эшкә урнашсын дип, алдан үзе йөргән иде.
Балалар бакчасында пешекче булып эшләүче кызы Гөлниса да Айгөл килен булып төшүгә авылдан ук чыгып китте.
Теге Язиләнең каргышы төште микән әллә?Аны да бит Әхмәт үзенә карату өчен әнисеннән сөйдергеч ясатып алган иде. Бик тиз гашыйк булган иде Язилә Әхмәткә. Каргап киткәч, үзе салган ырымны юкка чыгарырга тырышты Клара, бәлки юкка чыккандыр, бәлки эзе барыбер калгандыр. Әхмәтнең сораулары буенча Язилә беренчесе дә түгел, соңгысы да булмады.
Башка үзен борчымасын дип, Айгөлгә катырак салды шул ырым-шырымын. Үзенә дә зыяны тиюе бар. Әллә шуның аркасында ташлап чыгып китте инде Галләме үзен? “Син сихерче карчык белән яшәп, башымны бетерер хәлем юк әле. Башым бетсә дә читтә бетсен. Хатыны сихерләп үтергән, дигәнне ишеткәнче якыннарым. Болай да, Гөләндәмнән шул бозымың белән аердың мине, – диде бусагадан атлаганда, – Әмма кисәтеп куям, балаларның тормышын бозасы булма”, – дип каты кисәтеп куйды
Гөлниса бирешмәде, каты торды. Әнисенең юк-бар белән булашуына ачуы чыга иде аның. Шуңа чыгып китте дә, хәбәре дә юк. “Син барында миңа ир дә чыкмас”,– дип зарлана иде үзе кайчак. И-и Аллаһ, ниләр күрсәтер инде бу тормыш? Әбисеннән калган бу һөнәргә ия булмаска иде Кларага. Җан биргәндә кулларыннан тотып күчерде бит ул оныгына җеннәр, шайтаннар белән эш итү гыйлемен.
***
Айгөлне дөнья басканнан-басты. Ул кабат йөккә узды. Бу юлы декретка да чыкты, тотрыклы булды бугай бу юлы сабые. Тик ул хәтле кыйналуга, кимсетелүгә түзеп яшәп, нинди бала туар? Акылы камил, дүрт саны төгәл булса ярый да. Бу 1979 елның кышы шулкадәр салкын, җитмәсә суык эчтән үк калтырата, көчкә мәктәбенә барып кайта иде. Ярый әле яңа елдан соң декретка чыгып калды. Көннәрдән бер көнне үзен якын итеп йөргән Сәриягә теле чишелеп, үзе турында сөйлисе итте. Сәрия исә аңа Клараның ни белән шөгыльләнгәнен аңлатырга тырышты. Ул сөйләгән саен Айгөлнең эчен калтырау алды, күңелен курку хисе басты.
Әхмәт гадәттәгечә исереп, котырып кайтып кергәч, куркулы күзләре белән тутырып караган иде, тегесенең тагын җене кузгалды. Биш ел яшәү дәверенең дүрт елын тукмак астында үткәргән Айгөлнең ничә кыйналып та бу кадәр авыртынганы юк иде әле. Ул түзә алмыйча тагын һушыннан язды. Аны тагын хастаханәгә салдылар. Көзгедән үзен күргәч, тагын һушыннан язды. Күзе-йөзе, аяк-куллар зәп-зәңгәр иде.
Хастаханәдә атна – ун көннән ары яткырмадылар. Кайтуына Әхмәтне кулга алганнар, каенанасы түшәккә егылган иде. Өй суык, ягылмаган. Мичкә ягарга кирәк. Ул аякларын чак-чак сөйрәп утынлыкка чыкты. Утынлык сарай эчендә, ышык урында. Сарай баганасына сөялеп, Айгөл үтеп барган яшьлеген, анда калган санаулы гына бәхетле мизгелләрен утын пүләнен ала-ала исләде. Нишли соң ул монда, нишли? Аның бәхетле мизгелләре әнә бер кочак утынга сыеп бетте, тулар- тулмас бер кочак утынга. Соңгы пүләнне беләкләренә салганда хатынның күзе утынлыкта яткан, биләүгә төреп, өстеннән кат- кат җепләргә чорнаган курчакка төште. Үзе яланбаш, чәчләре нәкъ Айгөлнеке төсле, аксыл дулкынлы, бодай камылы кебек. Күзләре дә аныкы төсле, яшькелт-зәңгәр. Кызыксынуын җиңеп, пүләннәрен атып бәрде дә, курчакны җентекләп өйрәнергә кереште. Өши дип биләүләнгән булса, яланбаш булмас иде инде. И Гөлниса, Гөлниса, бала чактагы уеннарыңның да рәте- чираты булмагандыр инде, юкса, ул курчакны шулай биләүли димени юньле кызлар.
Хатын курчакны тоткынлыктан коткарырга ашыкты, җепләрен тарткалап -тарткалап өзде, курчакны биләгән өзек-өзек одеял кисәкләрен сүтеп атты. Һәм курчакның шәрә тәнен ачты. Җансыз булса да, курчакның йөрәгенә кадалган исәпсез вак кына энәләрне күреп коты очты. Үз йөрәге чәнчеп куйды. Юк, чәнчеп кенә калмады, үтереп-үтереп, авыртырга кереште. Айгөл хәлсезләнеп җиргә чүгәләде. Әмма курчакны кулыннан ычкындырмады.
Һушыннан язар дәрәҗәгә җиткәндә генә, ниндидер көч ярдәм биреп, курчакның күкрәгеннән бер энәне суырып алды. Икенчене, өченчене... Энәләр суырылган саен хәле җиңеләя барды. Кырыгынчы энәне суырып алганда ыргып торды, шәрә курчакны атып бәрергә итте, әмма, әллә үзенә бик тә охшаганга, жәлләп, утынлык өстенә кире салды да, одеял кисәге белән ябып куйды.
Нишли монда Айгөл, нишли? Аның бит үзе өчен җан атучы, авыру булса да, әти-әнисе бар, Артуры бар. Нишләп йөри ул монда? Ул бит кияүгә Әхмәткә түгел, Артурга чыгарга тиеш иде. Кызыл дипломга уку бетереп, ничек шулай ялгыша алдың, Айгөл?
Сихер бит бу, сихер. Сәрия кисәткәнчә, кайнана бозымы. Үз аурасын гына күрә торган, битарафлыкка юнәлдерелгән бозым ясалган аңа. Айгөлгә ошаган курчакны табуын әйт әле син явыз кайнананың! Аларны мәктәптә, “Бер нинди дә сихер юк, бозым-фәлән дигән әйбер дә юк. Аллаһ та юк”, – дип өйрәттеләр шул инде. Картәнисе һәрчак догалар укып, изге теләкләр теләп, биш вакыт намазын укып торса да, аның гамәлләрен санламадылар...
Айгөл җиңеләйгәннән-җиңеләя барды, уй-фикерләре тәртипкә килә башлады. Күз алдындагы томан әкренләп юкка чыкты. Ә бит ул күзен начар күрә башлады дип йөри иде. Баксаң, бөтенләй башка нәрсә булган икән бу.
Җыенырга, җыенырга да туган якларына кайтып китәргә. Тизрәк, тизрәк, бер минут тормаска!
Айгөл атылып өйгә керсә, кайнанасы илереп-илереп идәндә тәгәри, тартына, җан бирә алмый интегә иде.
– Әни! – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде Айгөл куркудан. Шул арада карчык: “Кичер мине, балам”, – диде дә, Айгөлнең күзләренә туры карап җан бирде.
Кайнанасын җирләмичә кайтып китә алмады инде Айгөл. Әхмәтне дә сак астында килеш җирләүдә катнаштырдылар. Ул Айгөлгә бүре күзләре белән карап, “үтерүче” дип кычкырып талпынса да, тиз тынды.
***
Айгөлне күргәч әти-әнисе артына ава язды. Сүгеп ташларгамы, куаныргамы – нишләргә? Әмма биш ел элек ике сүз язып “эреп юкка чыккан” кызларын күргәч, исәнлеген белгәч, тынычлана төштеләр.
Айгөл үзе турында барын да бәян итте. Әнисенең күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Ә атасы: “Арты кычыткан – Әчтерханга барган”, – дип уртын чәйнәде, аның Камиләгә ияреп китүен исенә төшереп. Әмма эченнән генә кызын жәлләде.
Артур бит килгән иде Айгөлне юллап, килгән иде. Ә Камиләнең үзләренә берничә тапкыр кайтканы булса да, аның кайсы яктан икәнен белмәделәр. Нигәдер кызыксынмадылар. Артур да Айгөлнең авылында юклыгын белгәч, эзләп аны тулай торакка барды. Анда булмагач, уку йортына барып Камиләнең адресын алды-алуын, әмма кире кайтуына булачак әби-бабай йортында кыска гына ике җөмләле хат көтеп тора иде инде аны.
Артур ачуыннан шартлый язып, районына кайтып, үзенең муенына сарылырдай булып йөргән күрше кызы Наҗиягә өйләнде дә куйды. Яшьләр әйбәт кенә яшәп киттеләр. Наҗия дә педагог иде, хәзер балалар бакчасында – бик тә абруйлы тәрбияче. Балалар – аның өчен, ул балалар өчен җан атып тора. Яши-яши үзләренең дә ике балалары булды. Айдарларына – 3 яшь, Алинәләренә 4 ай гына әле. Мал асрап, бакча үстереп, нәниләрне карап, Артур үз белгечлегендә эшләп, тыныч кына бәхетле яшиләр. Айгөл килеп ишек какканда Артур эштә иде. Наҗия Айгөлне танымыйча башта аптырап карап торды, аннары чәй куйды.
Артур кайткач, кич утырып барысын да бәян итте, үзен кичерүен сорады. Шуның өчен, аңлашу өчен генә килгән иде ул бирегә. Әлбәттә, элеккеге егетенә булган мәхәббәте һич тә кимемәгән, киресенчә, арта гына төшкән һәм аны бик тә сагынган иде. Сөйгәне һаман да ялгыз булса, өмете дә юк түгел иде.
***
Утызны яңарак узган хатын инде юл чатында хәзер. Нишләргә, кая барырга? Нидән башларга? Яшьлек юләрлеге белән кияүгә чыгар минутлары җиткәндә язмыш, каһәрле язмыш аны кирәкмәгән юлдан алып китте. Җилбәзәк тә түгел иде бит ул, югыйсә. Бер-ике рюмка шәраб аркасында, түшәктән башын калкытырга иренеп, үз куллары белән бәхетен җимерде, соры томаннар арасында яшьлеген югалтты.
Хәзер инде күзләре ачылды, башка болай хаталанмаячак ул. “Дустан дошман күп бу дөньяда”, дип еш кабатлый торган иде картәнисе. Камиләне гаепләмәсә дә, аның язмышының шундый кискен борылыш алуында аның да өлеше зур шул. Үзе туган көненнән соң озак та тормый кияүгә чыгып китте дә, соңыннан кунакка кайтканда да, ахирәтенең хәлен дә сорашмады.
1987 елның язына кереп барганда үткәннәрен сызып ташлап, яңа тормыш башларга карар итте Айгөл. Март бураннары да аның карарын хуплагандай, елый-елый , дулый-дулый тәрәз кага.
Буранлы төндә әтисе белән әнисе сызланып, ыңгырашып алалар да, тагын йоклап китәләр. Бу ыңгырашуларны ишетү бигрәкләр авыр шул. Кичерегез, әтием, әнием! Мин сезне ташламам хәзер. Шушы биш ел эчендә илле елга картайтканымны аңлыйм, дип уйлый иде ул, аларны кызганып. Күзе күрер. Өреп кабар моннан соң, өреп кабар. Язмышының чуалган сукмакларын бер эзгә салыр.
Әнфисә Шәемова.