Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
19 сентябрь 2022, 11:49

Чуалган сукмаклар

–Каргышың үз башыңа, – дип ысылдап калды аның артыннан кайнана кеше.

Таныш түгел, әмма бик тә матур тәбигатьле урыннардан кояшлы бер матур көндә автобус җилдерә. Бу киң, уңайлы асфальт юл Айгөлне ахирәте Камиләнең туган көнен билгеләргә алып бара. Күңел кояшы балкыган көннәре Айгөлнең, ул бер атнадан кияүгә чыга.
Биш елын тулай торакта бергә үткәргән, биш ел буе иңгә-иң белем өстәгән, аерылмас ахирәтенә әйләнгән Камилә аны үзенең туган көнен билгеләргә чакырды бүген.
–    Биш ел буе сиңа кунакка кайтып йөрдем, бертуктаусыз. Ә син минем туганнарым күплектән кыенсынып, бер дә килмәдең. Хәзер әнә Артурыңа кияүгә чыгасың. Аннан соң бөтенләй күрешеп булмаска мөмкин бит, безнең якларның да матурлыгын күрми дә калырсың. Әйдә, ахирәт, әйдә туган көнне бергә бәйрәм итик,– диде ул Айгөлгә чигенергә урын калдырмыйча.
Артурының туй алдыннан гына өч көнгә командировкага китүе дә этәрде Айгөлне юлга чыгарга. Бәрәңге үстерүнең голланд технологиясен өйрәнү өчен чит илгә баруы иде аның.
Айгөл дә, ир хатыны булыр алдыннан, әбисе әйтмешли,  “җилләнеп, җүләр яшьлеге белән хушлашып” кайтсын әле.
...Туган көн үз биеклегендә узды. Аннан да ары булмаса әле. Ләкин бәйрәмгә җыелучылар шулкадәр күп иде, төнгелеккә кайсын кая урнаштырып бетерергә аптырады Камилә. Июнь ае булса да, тышта салкынча, җитмәсә, яңгыр да явып үтте. Егерме биш яшь булгач, барлык якыннарын да җыярга тырышкан иде шул ул.
Айгөлне күрше кызы Гөлниса алып чыгып китте. “Икәү бер кроватьтә ятып торырбыз да, мин иртүк эшкә китәм, сәгать биштә, хәзер төнге өч. Минем йоклап торасы да калмаган. Кунак кызы рәхәтләнеп йоклар, беркая барасы да юктыр иртүк”,– диде ул.
Туган көн шәрабыннан, күңел ачудан, туктаусыз  биюдән шулкадәре арыган Айгөл, күзен ачканда янында Гөлниса юк, стенадагы сәгать   иртәнге сигезне күрсәтеп тора иде. Шундый рәхәт ап-ак түшәктә, җылы юрган астында ятуы.Торасы да килми. Айгөл кабат күзләрен йомды. Шулай да алгы бүлмәдән килгән тавышларга колагын салды. Кичә үзе белән бертуктаусыз биегән Әхмәт  тавышы колагына чалынды.
– Әни, син булдырасың бит. Кулыңнан килә. Кемнәрне генә кавыштырмадың да, кемнәрне генә аерып бетермәдең! Ул кыз миңа шулкадәр ошады. Иртәгә китсә, мин аны башка күрмәячәкмен, ул кияүгә чыгачак. Кичә бертуктаусыз янында чуалган идем, Камилә ычкындырды, “хуҗалы ул”, диде. Әни-и-и.
–Уф, башымны катырдың, Язиләң бар бит инде.
– Бу аккош кырында Язилә бит күшеккән үрдәк бәбкәсе кебек кенә.
– Үзеңә күз салдырасың килгәндә Язилә дә түгәрәк кенә, матур гына, тулган ай кебек кенә иде.
– Әни-ии, ярар инде, башкаларга ярдәм итәсең бит.
–Ярар, ярар. Монысы соңгысы. Мин дә картаям. Чыннан да (ишек пыяласыннан  күренгәнчә, хатын-кыз шәүләсе бармакларын өскә күтәрде) тегендә җавап бирәсе булса, гөнаһын кая куярсың. Ипләп кенә алып кил берәр әйберсен.
Айгөл шым гына күзләрен йомды. Алып барып  бирерлек әйберләре юктыр, барысы да үзе белән, матрас астында, хәтта нәни генә кул сумкасы да. Кызык, хәзер ни булыр, карыйк әле.
Әхмәт Айгөлне уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып килде дә, тумбочка өстенә үрелеп нидер алды һәм ипләп кенә чыгып югалды. Алар, күрәсең, әнисе белән өйдән үк чыгып киттеләр, тавыш-тын бетте. Тукта, тукта, нәрсә алды Әхмәт тумбочка өстеннән ? Ә-ә, кичә бит Айгөл Артур бүләк иткән ярәшү балдагын салып шунда куйган иде. Әз генә бушрак, постельгә төшеп югалмасын дигән иде, нишлиләр икән алар әниле-уллы ул балдак белән.”Ошаттым” дигән булды Әхмәт, ул үзе дә Айгөлгә бик ошады, артык бәйләнеп бармый, тыйнак кебек күренә. Язилә исемле кызыкай гына тотам калмый артыннан йөри. Язиләне кара көйдереп, Әхмәт Айгөлне бер-ике тапкыр биюгә чакырды. Кап-кара чәчләренә ятрак булып торса да, диңгездәй тирән күзләре белән караса , бөтен тәнеңне яндырып ала, әллә ничек шунда. Артуры да матур Айгөлнең, озын буйлы, коңгырт күзле, коңгырт чәчле. Карашлары сабыр, акыллы. Артур исенә төшкәч, Айгөл дертләп китте. Иртәгә кич белән авылларында очрашырга тиеш бит алар. Артур килергә, туй турында сөйләшергә тиешләр. Үз уйларыннан үзе куркып, Айгөл сикереп торырга итте, әмма ниндидер сихри көч аны этеп дигәндәй урынына яткырып куйды.
Аннары исенә төште, командиров-
када иде бит әле сөйгәне, ике көннән генә кайтырга тиеш. Айгөл тынычланып, кабат күзләрен йомды, йоклап киткәндәй булды, уянып китсә, янәшәсендә Әхмәт ята, үзеннән әллә нинди хуш ис, җылылык бөркелә.
–    Уяндыңмы, җаным, – дип эндәште ул Айгөлгә бик ягымлы итеп. Шулчак кызга әллә ни булды, уяулы-йокылы килеш кенә “ы-ы-ы“ дип сузды да, үзе дә сизмәстән Әхмәтнең куенына чумды. Артур белән аңа бу тиклем дә рәхәт булганы юк иде әле. Хәер, бергә ятканнары юк иде бит. Ир белән хатын булуның бар ләззәтен туй төненә кадәр кичектереп торырга сүз куешкан иде алар. 
Төшке ашка кайтып төшкән Гөлниса үз кроватендәге хәлләргә пыяла ишек аша шаккатып карап торды башта. 
– Булган икән монда хәлләр. Тагын синең эштер инде, әни. Яшәп булмас ахры, монда. Я миңа да бер- бер хәл кылырсың, –  дип, ашап, эчеп тә тормыйча, чемоданын тутырды да, ашыгып чыгып китте кыз. 
–Башыңны бетергәнсең икән, кызый. Ходай ярдәм бирсен үзеңә бу үрмәкүч авыннан ычкынырга, – дип Айгөлгә бер-ике сүз ыргытып алды алуын. Айгөл аның сүзләренә артык игътибар итмәде, энесенеңме, абыйсыныңмы бәхетеннән көнләшүедер, дип кенә кабул итте.
Булачак кайнана белән төштән соң гына танышырга туры килде. Әллә нинди үтәли тишеп карый торган яшькелт күз, усал йөзле иде Клара ханым.
– Төкле аягың белән, килен, –дип эндәште ул Айгөл бусаганы атлап алгы якка чыгуга. “Ничек инде килен, ә Артур” дип уйлый башлавыннан ук Айгөлне әллә нинди көч туктатты. Җавап итеп: –Рәхмәт, әни, исәнмесез,  – дигәнен сизми дә калды. Кыска гына итеп таныштылар. Эшне тиз тоттылар, мулланы йөгертеп кенә алып килеп, никах укыттылар. Айгөл ягыннан шаһит булып Камилә керде. Хәлләрне ишеткәч, чак ушыннан язмады анысы. Никах тәмамлануга Язилә атлы кыз кереп, елый-елый каргап чыгып китте.
–Каргышың үз башыңа, – дип ысылдап калды аның артыннан кайнана кеше. Айгөлгә бу хәлләр үзе белән түгел, ә башка берәү белән булган кебек, барысы да томан эчендәгедәй тоела иде.
  ***
Нәни сумкасы эчендәге кызыл дипломы белән Айгөлне рус теле укытучысы итеп мәктәпкә урнаштырдылар. Ике ай яши инде ул Әхмәт хатыны булып. Әле менә уку елы башланыр алдыннан агарту-буяу, ягъни агымдагы ремонт эшләрен башкарыр өчен мәктәпкә килде. Шул өч сәгать эчендә Әхмәтен сагынып үлә инде ул, гел үзе янында гына тотар иде. Аның өчен генә аш- суны тәмледән-тәмле итеп әзерли, күлмәк-чалбарларын үтүкләп, киендереп-ясандырып чыгарып җибәрә. Әхмәте бит таксида эшли икән. Кемнәрне генә, кая гына илтми, ыспай, матур булып йөрсен. Кичләрен, сөйгәне кайтуга, озынча таска су җылытып салып, аякларына тиклем юа. Шул тиклем ләззәт белән юа ул аларны, ник шулай ук кыланганын үзе дә аңлатып бирә алмый. Иртән торып басуга ук тавык чүпләсә дә бетми торган эшләр көтеп тора. Ике сыерны савып көтүгә куарга, бозауларны эчерергә, казларны елгага куарга, тавык-үрдәкләргә җим әзерләргә кирәк. Әти- әнисенең әзеренә генә өйрәнгән Айгөлгә башта бу мәшәкатьләр авыррак бирелә иде, тора- бара күнегелде. Яшьлеге белән арыганын да сизми. Бары тик кайнанасының мыскыллы авыр карашы гына хәлен ала иде аның.
***
Көн артыннан көн үтә. Мәктәптә, дәресләрдә бераз күзе ачыла иде әле Айгөлнең. Балалар да яратты үзен. Тыйнак, тыңлаучан ханымны укытучылар коллективы да читкә типмәде. Шау-шулы, якты мәктәп бинасында үзен читлектән ычкынган кош сыман хис итә иде ул. Мәктәп капкасыннан чыгу белән әллә ни була Айгөлгә, ул бөтен барлыгы белән Әхмәтенә ашкына. Ул кайтуга тәмле итеп пешерергә, киемнәрен юып үтүкләргә, аякларын юарга, ирен йокларга салгач, тиз-тиз дәфтәрләрен тикшереп, Әхмәтенең куенына чумарга да, ләззәт диңгезендә йөзәргә хыяллана, бетмәс – төкәнмәс кебек тоелган бәхет диңгезендә йөзәр кебек тоела иде.
Кышкы каникуллар башланганда Айгөл үзенең авырга калганын тойды. Дөресрәге, яңа ел кичәсендә. Нишләптер башкаларга сәер тоелган ризыкларга тартылды, өстәвенә, аз гына ашаса да, күңеле болгана башлый. Әмма сөенде. Әти-әнисенә хәбәр җибәрәсе килде. Инде ярты ел узды, бернинди хәбәр- хәтер юк алардан.  Хәер, аларга ул адресын да бирмәде ич.
“Кияүгә чыгам, бәхет теләгез,” – дигән ике җөмләле хат язып җибәрде дә, шуның белән бетте. Әти- әни, туган авыл, туганнар, якыннар башыннан чыгып китте, йокласа – төшендә, уянса – күз алдында бары тик Әхмәт кенә булды. Аның өчен яшәде, аның өчен сулады, аны югалтудан куркып дер калтырап курыкты. Аңа башка берни, беркем кирәкмәде.
Айгөлнең авырлы икәнен белүгә, Әхмәтне алыштырып куйдылармени, сөенәсе урынга, аның төсе бозылды, икенче көнне лаякыл исереп кайтып ауды. Төнлә уянып китеп, аягындагы носкиларына игътибар иткәч, Айгөлне кроватеннән сөйрәп төшерде.
“Ник үз вазифаларыңны онытасың. Мин сиңа кем? Мин югында әллә кемнәрдән авырга калгансың, иреңә игътибарың онытыла башлады. Хәзер күрсәтәм мин сиңа,” – дип типкәләп ташлады. 
Күзе күгәргән, чырае җимерелгән, эче изелгән хатын дәваханә палатасында аңына килде. Бианасы “хыянәте өчен” дип улын аклады, әмма Айгөлнең кем белән “хыянәт” иткәнен генә ачыклый алмады. Туасы җанның гомере киселде.


(Дәвамы бар).
Әнфисә ШӘЕМОВА.

Читайте нас: