Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 июль 2021, 19:41

Алла Яһүдина: Гаиләдә күптән хәл иткән идек

mgazeta.com
Фото:mgazeta.com

Педагог коронавирус белән авырган һәм аны бик катлаулы кичергән.

Мин үзем  коронавирус белән чирләдем. Һәм аны бик авыр кичердем. Буыннарым сызлады, тән температурасы озак төшмәде, – дип сөйли Алла Геннадьевна. – Миннән соң күп тә үтми ирем чирләде. Бәхеткә, инфекциянең җитди өзлегүләре безгә тимәде. Шулай да кабат чирлисе килми. Күзләрем буенча инвалид буларак, мин вакцинациядән медотвод ала ала идем. Әмма аңлы рәвештә бу адымга бармадым. Минем карашка, “кәгазь белән саклану” – акыллылык түгел. Пандемия белән бәйле  үзеңне башкача саклап булмый, чөнки хәвефнең кайсы яклап килерен белмисең, буыннарга яисә кан тамырларына китереп бәрерме икәнлеге анык билгеле түгел. Без гаиләбез белән прививка ясатырга дигән карарга килдек, чөнки үзебезне һәм якыннарны саклау мөмкинлеге бар икән, аны мотлак рәвештә кулланырга кирәк. Вакцинациянең беренче компонентын җиңел кичердем. Әле икенчесен көтәм, – ди башкаланың 94 санлы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.  

Башкортстанда 50 процентка якын педагоглар COVID-19дан прививка ясаткан. Хәтерегезгә төшерәбез, БРның Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларга  сентябрьгә кадәр коронавирустан прививка  ясатырга киңәш итте.  Прививкадан баш тарткан очракта укытучыларны укыту процессына якын китермәскә мөмкиннәр. 2021 елның 15 июлендә дөнья күргән приказга ярашлы, вакцинцияне тәмамлаучы педагоглар өстәмә ял көннәренә (эш хакы сакланыла) өмет итә ала. Төбәк ведомствосында исә министрлыкның 80 процентка якын хезмәткәре вакцина ясаткан дип хәбәр ителә.

 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас: