

Карелия Республикасында Петрозаводск үзәгендә 17 октябрьгә каршы төндә ашыгыч ярдәм һәм Kia бәрелешкән, ашыгыч ярдәмнең ике хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта төбәк эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авария Мәскәү вакыты белән 02:52 тирәсендә Красноармейская һәм Максим Горький урамнары чатында булган. Урында 46 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе һәм 68 яшьлек табиб һәлак булган.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Михаил Охлопков аңлатканча, бригада, яктырткыч маякларын кабызып, 7 айлык бала янына ашыккан. Аның сүзләренчә, чит ил машинасы йөртүчесен хастаханәгә китергәннәр, аның хәле тотрыклы.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм тикшерү-оператив төркем эшли.