

Тобольск янында Төмән — Ханты-Мансийск магистралендәге юл-транспорт һәлакәтендә Volkswagen Caravelle автомобилендә барган җиде кеше үлгән: минивэнга йөк машинасы бәрелгән. Бу хакта төбәк дәүләт автоинспекциясенең МАХ-каналы хәбәр итә. Биредә аварияләр күп булу сәбәпле, бу юлны “үлем трассасы” дип атаганнар.
“21 октябрьдә төнге сәгать уникенчеләр киткәндә Volkswagen Caravelle минивэны моңа кадәр “Юл эшләре” билгесе зонасында реверсив хәрәкәтле светофор янындагы колоннада хәрәкәт итә башлаган йөк машинасына барып менгән. Бәрелүдән минивэнга кинәт ут кабып, ул шунда ук янып беткән. Сургутка барган Volkswagen Caravelle минивэнында 7 пассажир һәм машина йөртүче булган. Җиде кеше: дүрт ир-ат һәм 3 хатын-кыз – гомере өзелгән”, – дип хәбәр иткәннәр төбәк автоинспекциясендә.
Минивэн Сибайдан Сургутка юл тоткан. Юлда микроавтобуска Чиләбе һәм Төмән өлкәләрендә пассажирлар утырган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Volkswagen Caravelle конструкциясенә үзгәрешләр кертелгәнен ачыклаган: җәй көне машинага Дәүләт автоинспекциясендә законлаштырылган газ баллоны җиһазы урнаштырганнар. Машина йөртүченең стажы – 15 ел. Быел аны төрле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җиде тапкыр административ җаваплылыкка тарттырган булганнар. Һәлак булганнарның (алар 35-65 яшьтә) шәхесләре ачыклана. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү ачыклаячак.
Чыганак: ura.news